Бу атнада Муса Бигиев урамында 38 йортта урнашкан урта «Госмания» мәктәбендә бөек татар шагыйребез Габдулла Тукайның 125 ел тууна багышланган кичә үткәрелде. Белгәнебезчә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, шулай ук тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов республикабызда 2011 нче елны Габдулла Тукай елы дип игълан итте.
Бу кичәгә зур кунаклар чакырылды. «Хәтер» мәчетенең имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан, фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров, мәфтиятнең яшьләр бүлегенең мөдире Айнур хазрәт Солтанов, «Нурислам» мәчетенең имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Зарипов,Теләче районының мәхтәсибе Исмагыйль хәзрәт Фаләхиев, «Салихжан» мәчетең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Гәрәев һәм башкалар да катнашты.
Бу кичәдә, «Госмания» шәкертләре Габдулла Тукайның мәшһүр шигырьләрен сөйләделәр, шулай ук Габдулла Тукайның тәрбияви әкиятләрен уйнап күрсәттеләр. Укучыларның чыгышлары бик күркәм булды. Габдулла Тукай алар өчен зур үрнәк булып тора, чөнки алар шулай ук, безнең гореф- гадәтләрне саклаучылардан һәм милләтебезне, Ислам динебезне күтәрүчеләрдән булачаклар инша Аллаһ!
Соңрак сүз кунакларга бирелде, алар кыскача гына Габдулла Тукайның тормышы турында сөйләп киттеләр, олуг кунагыбыз Индус Таһиров, «Госмания» мәктәбе Муса Бигиев урамында урнашкан уңаеннан, Тукай белән Муса Бигиев арасында булган яхшы мөнәсәбәтләре турында да, искә төшереп китте, дип хәбәр итә musulman.su Барыбызга да, тарихны, шәхесләрнең тормышлары турында күбрәк искә алырга кирәк, чөнки ул шәхесләр безнең максатларыбызга тагын бер сулыш булып тора. Габдулла Тукай 27 яшендә вафат була, ләкин шул кыска вакытта да зур һәм бай тарих калдыра. Шулай ук Харис хәзрәт тә Тукай калдырган зур мирасы турында сөйләп китте. Аның әйтүе буенча Габдулла Тукай, иң мөһиме, дин вә фәнне берләштерү өстендә эшләде, хәзер дин кешесенә дөньяви гыйлем җитми, ә дөньяви гыйлемен алган кешегә дин гыйлеме җитми. «Госмания» мәктәбендә дин вә фәнне бергә алып баралар.