Казанның 24 ветераны якын арада яңа фатирга күчә

Казанның Бөек Ватан сугышында катнашкан 24 ветераны якын арада яңа фатирларына күчәләр. Ай ахырына кадәр ТР башкаласында соципотека программасы буенча төзелгән берничә йорт куллануга тапшырыла.

БӘЙЛЕ
2011 Апр 21

Казанның Бөек Ватан сугышында катнашкан 24 ветераны якын арада яңа фатирларына күчәләр. Ай ахырына кадәр ТР башкаласында соципотека программасы буенча төзелгән берничә йорт куллануга тапшырыла. Казан территориясендәге объектлар төзелеше сораулары буенча традицион киңәшмәдә сүз бу хакта барды. «Төзелеш чәршәмбесе»нең күчмә киңәшмәсе Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә Универсиада Авылы штабында узды.

Киңәшмә барышында төзелешне үстерү һәм координацияләү бүлегенең башлыгы Камил Хөсәенов узган елдан күчкән 12 йортның яртысы тиздән куллануга тапшырылуын билгеләде. Аларга яңа фатирларын көткән 24 сугыш ветераны күчә ала. «Барлык ветераннар май бәйрәмнәренә кадәр фатирлы булырга тиеш. Бу республика Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе, һәм без аны үтәргә тиеш», — диде Илсур Метшин.

Камил Хөсәенов түбәндәге мәгълүмат җиткерде: Минская урамы буенча 3, 4, 5 номерлы, Габишев урамы буенча 3 номерлы, Кече Мәскәү урамы буенча йорт, шулай ук Азино-1 микрорайонындагы 6-1, 6-3 һәм 6-4 йортлар әзер — монда барлык эшләр тәмамланган.

Йортларны документациянең рәсмиләштереп бетермәве, якындагы территориянең тулысынча төзекләндереп бетмәве өчен генә куллануга тапшырып булмый. «Кешеләр бу йортларга якын арада күчә алалар. Калган объектлар график буенча төзелә», — дип ышандырды киңәшмәдә катнашучыларны Илсур Метшин.

Быел социаль ипотека программасын тормышка ашыру график нигезендә алып барыла. Исегезгә төшерәбез, 2011 елда 8 йорт куллануга тапшырылырга тиеш. Беренчедән, ул 4 йорт, шул исәптән, икесе 10 катлы (Кызыл Армия һәм Гадел Кутуй урамнары) һәм ике 16 катлы йорт (Актай урамы һәм Бакалея урамы). Икенчедән, Һади Такташ һәм Чистай урамнары буенча ике микрорайонының комплексы төзелеше. Гадел Кутуй урамындагы йортта эш графикны өч атнага уздырып алып барыла. Илсур Метшин моны мисал сыйфатында аерып күрсәтте. Башка мәйданнарда төзелеш эшләре график нигезендә алып барыла, дип хәбәр итә Казан мэриясенең яңалыклар бүлеге.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе