Магнитогорск шәһәрендә тагын бер мәчет төзергә ниятлиләр. Шәһәр мөселманнары имам-мөхтәсибе Өлфәт Шакиров сүзләренә караганда, узган ел кала җитәкчеләре Йолдызлы бистәсенең Тевосян урамында мәчет төзү өчен җир бүлеп биргәннәр иде. «Әлегә мөселманнар оешмасы тиешле документларны рәсмиләштерү белән шөгыльләнә. Бу эш тәмамлангач, төзи башларга ниятлибез»,-дип өстәде Ө.Шакиров.
Билгеләп үтик, әлегә шәһәрдә ике мәчет эшләп килә. Беренчесе - үзгәртелеп төзелгән элеккеге йорт. Анда мөселманнар инде 1957-1961 елдан бирле җыелышып йөргәннәр. 1960 елда йорт хакимият вәкилләре тарафыннан тартып алына һәм анда кибет урнаша. 1988 елда йортны кире кайтардылар һәм мөсемманнар көче белән анда капиталь ремонт ясалды, манара салынды. 1991 елда Магнитогорск шәһәренең зур мәчете салынды (Грязнов урамы, 46 нчы йорт).