22 мартта зур төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, Самара өлкәсенең Яңа Госман авылы мәчете яңадан үз ишекләрен ачты. Бу олуг тантанага район хакимияте башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Минсәгыйт Шәйхетдинов, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вәгыйз хәзрәт Яруллин, Региональ Диния нәзарәте вәкиле Таһир Мамышев, Камышлы һәм Кләүле районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәт-Кәрим, районыбыз һәм башка төбәкләр мәчетләреннән дин әһелләре, гади халык килгән иде.
Яңа Госман авылы мәчете 1831 елда төзелгән һәм нинди генә кырыс еллар, сугышлар булуга карамастан, бер генә көнгә дә ябылып тормаган. Хәзегре вакытта мулла вазыйфасын Нурислам хәзрәт Сафуанов башкара. Бүген мәчет үз нигезендә нык тора. Ул искиткеч матур итеп төзекләндерелгән, дип хәбәр итте "Татар-Ислам" корреспондентына Самара мәчетенең мәгълүмат бүлеге хезмәткәре. Әлеге изге эшне башкарырга бертуган Илдар, Раил, Рамил, Илгиз Зариповлар алындылар һәм эшләрен җиренә җиткерделәр. Бертуган Зариповларга һәм төзекләндерү эшләрен башкарган төзүчеләргә авыл халкы үзләренең зур рәхмәтләрен белдерде.
Яңа Госман авылы мәчетен төзекләндерү хөрмәтенә авыл халкына үз теләкләрен Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин дә җибәргән. Аның котлау хатын мөфти Вәгыйз хәзрәт Яруллин укыды һәм үзе дә балаларны тәрбияләү, динебез буенча яшәү рәвеше турында вәгазь сөйләде, бүләкләр тапшырды. Өйлә намазы укылгач, кунаклар һәм авыл халкы мул итеп әзерләнгән табындагы хәләл ризыклардан авыз итте.
Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Җиде эшнең савабы кеше каберендә ятканда да килеп торыр, өзелмәс. Алар-гыйлем өйрәтеп калдыру, елга агызу, кое казу, хөрмә үстерү, мәчет төзү, мираска Коръән калдыру, ата-анасы өчен истигъфар кылучы изге бала калдыру»,-дигән.
حديث أنس بن مالك رضي الله عنه أن النبي صلى الله عليه وسلم قال : (( سبع يجري للعبد أجرهن وهو في قبره بعد موته :من عَلّم علماً, أو أجرى نهراً , أو حفر بئراً , أو غرس نخلاً , أو بنى مسجداً , أو ورّث مصحفاً , أو ترك ولداً يستغفر له بعد موته )) [ حسنه الألباني رحمه الله في صحيح الجامع برقم :3596].
Яңа Госман авылы мәчетен төзекләндерүдә катнашкан һәр кешегә дә савабы мәңге килеп торсын. "Инфо-Ислам" агентлыгы хезмәткәрләре киләчәктә дә изге эшләрегездә уңышлар теләп кала.
Юсейра ХАФИЗИ