Тукай иҗаты тулысынча иман белән сугарылган — монысы хакыйкать. Илдә аны дәһри итеп күрсәтү революциягә кадәр үк башланып, советларның вульгар идеологиясе чорында искиткеч түбәнлеккә җитеп бозып сурәтләнгән, ягъни Тукайның кыйбласы үзгәртеп күрсәтелгән. Шулай да, нәрсә ул иман? Тукай иманы нәрсәдә?
Тукай әсәрләренең кайберләре совет заманында басмалардан алынган, кыскартылган, мәсәлән, гомуммәгълүм «Туган тел»нең соңгы 2 юлы алынган — бу зур гөнаһ, чөнки шагыйрь иҗатына кул тыгу, ә кайбер әсәрләре җыентыкларыннан төшереп үк калдырылган. Дөрес, хәзерге көндә ул, ниһаять, төзәтелә.
Дин белән фән, шул исәптән төгәл һәм табигать фәннәре берләшсә генә хакыйкать ачыла, мәктәпләрдә дә алар бергә бәйләп өйрәнелергә тиеш.
Бүген «Татар-информ» агентлыгы матбугат-холлында Габдулла Тукайның рухына атап изге дога белән «Тукайның рухи дөньясы» темасына башланган видеоконференциядә шулар һәм бүгенге көнгә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләшү булды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган «Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!» темасына видеоконференцияләр циклын алып баручы язучы, публицист Рабит Батулла белән сөйләшүдә татар һәм рус халыкларының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Александр Пушкин иҗатларында Коръән аһәңнәре һәм бүгенге рухи тәрбия мәсьәләсе турында монография язган Харис хәзрәт Салихҗан катнашты, изге дога белән ул мөрәҗәгать итте. Казандагы «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы, Россия гуманитар фәннәр академиясе шәрәфле әгъзасы Х.Салихҗан сүзләренчә, Тукайның юбилейларын үткәрә киләбез, ләкин бер генә мәчеттә дә татарның бөек улы, Гарифҗан мулла улы һәм үзе дә муллалыкка укыган, Коръәнне яттан белгән, дин өлкәсенә нисбәтле Коръән тәфсирендә бик күп шигырьләр язган шәхеснең рухына багышлап дога кылынмый икән. Әлеге изге гамәл шушы хатаны истә тотып башкарылды.
«Тукайның рухи дөньясы» темасына уздырылган әлеге чараның видеоязмасы (tatar-inform.ru) һәм басма варианттагысы «Татар-информ» сайтында урын алачак.