28 апрельдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөтенроссия туган тел форумы узачак. Ул сәләтле яшьләрне, иҗади өлкәдә эшләүче мөгаллимнәрне барлау, туган телгә карата кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.
intertat.ru хәбәр иткәнчә, форум кысаларында иң яхшы укытучылар һәм укучылар (татар теле һәм әдәбияты укытучылары мастер-классында җиңүчеләр, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе җиңүчеләре һәм башка күп кенә бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулаучылар) тәбрикләнер дип көтелә.
Туган тел форумы уңаеннан, 26 апрельдә башкаланың Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең йомгаклау чарасы булачак. 27 апрельдә Арчада мөгаллимнәрнең Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узар, дип көтелә. Ул шагыйрь Габдулла Тукай тууга 125 ел тулуга багышлана.