Апрель аенда Мамадыш мәдрәсәсендә якын тирәлектә урнашкан авыл балалары өчен мөселман лагере оештырылды.
Мондый чаралар үткәрү бик актуаль, чөнки дини яктан тәрбияләү балаларда әдәплелек, ихтирамлык һәм башка уңай сыйфатлар тәрбияли.
Мамадыш мәдрәсәсе инде 3 ел мондый чаралар үткәрү белән шөгыльләнә һәм ел саен үзенең эшчәнлеген камилләштерә генә, дип хәбәр итте "Татар-Ислам" хәбәрчесенә Мамадыш районы мәдрәсәсенең мәгълүмат хезмәткәре.
Җәйге лагерьдә, әлбәттә, мөселман әхлак нормаларына туры килүче тәләпчән кагыйдәләр оештырылган. Шуның белән беррәттән, тәрбияләнүчеләргә ял итү, яхшы туклану өчен барлык шартлар да тудырылган. Билгеләп үтәргә кирәк, барлык тәрбияләнүчеләр дә мәдрәсә бинасында 5 вакыт намаз укый.
Еш кына лагерьдә булган балалар кабат-кабат әйләнеп кайталар. Тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре һәм туганнары тәрбия эшләрен үткәргән өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр һәм мондый ялның балаларга уңайлы йогынты ясаганлыгын билгеләп үтәләр.
Мондый лагерьләрдә балалар урамның тискәре йогынтысыннан арыналар, рәхәтләнеп ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар, дини белемнәр һәм тәрбия алалар, тәртипкә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәнәләр. Алар арасында дустанә мөнәсәбәт һәм бер-береңә мәрхәмәтлелек хисе урнаша.
Бу балаларның алдагы тормышларын күзәтсәк, аларның күбесе тормышта аягында нык басып тора, алдынгы фикер йөртә һәм дини белемнәрен югары уку йортларында дәвам итә.
Җәмгыять инде мондый лагерьларның кирәклегенә төшенде. Димәк, киләчәктә мондый лагерьларның күбәюе бик ихтимал. Моның ише чаралар иң элек бердәмлелек рухын ныгытуга йогынты ясый. Киләчәктә бу эшчәнлекне дәвам итүчеләргә уңышлар теләп калабыз.
Юсейра ХАФИЗИ