Татарча аралашуны популярлаштырабыз!

2011 елның 26 апрелендә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узачак. Быел ул берничә чараны үз эченә ала: ТР мәктәп, урта һәм югары уку йортлары арасындагы бәйге, «Интернет татарча

БӘЙЛЕ
2011 Апр 20

2011 елның 26 апрелендә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узачак. Быел ул берничә чараны үз эченә ала: ТР мәктәп, урта һәм югары уку йортлары арасындагы бәйге, «Интернет татарча сөйләшә!», автохәрәкәт, «Татар-дозор» маҗара уены һәм Бауман урамындагы концерт.

«Интернет татарча сөйләшә!» акциясе 20-26 апрельдә узачак һәм ул дөнья челтәре белән актив кулланучылар тарафыннан оештырыла. Акциянең максаты — кулланучылар арасында Интернетта татарча аралашуны популярлаштыру. Киләчәкне Интернетсыз күзаллап булмый, без татарларны аралашуның яңа ысулларын үзләштерү белән беррәттән, туган телне дә онытмаска өндибез. 20-26 апрельдә һәрбер кеше акциягә кушыла ала, Интернетта татарча язарга, аралашырга чакырабыз.

«Мин татарча сөйләшәм!» автохәрәкәте 25 апрельдә узачак. Акциянең рәсми логотиплары төшерелгән байраклар белән бизәлгән машиналар колоннасы Казан урамнары буйлап үтәчәк. 23 апрель «Татар-дозор» маҗара уенында 6-10 кешелек берничә команда катнашачак. Ике сәгать эчендә алар берничә биремне үтәргә тиеш булачак. Иң яхшы командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылыр дип көтелә.

«Татар-дозор»да җиңүчеләр акциянең төп өлешендә игълан ителәчәк. Ул, гадәттәгечә, 26 апрельдә, Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Университет һәм Бауман урамнары кисешкән урында 15.00 сәгатьтә яңа агым музыкасы вәкилләре, яшь шагыйрьләр чыгыш ясаячак, төрле бәйгеләр оештырылачак, «Синең беренче 150 татар сүзең» сүзлекләре, акция логотиплары төшерелгән футболкалар, түштамгалар тарату һ.б. булачак.

intertat.ru хәбәр иткәнчә, татар теле, мәдәнияте киләчәгенә битараф булмаучыларның барысын да акция чараларында актив катнашырга чакырабыз. Бары тик үз көчебез белән генә туган телебезне саклап кала алабыз, милләтебезнең бүгенге торышы гына түгел, аның киләчәге дә безгә бәйле. Кыскасы, «Без татарча сөйләшәбез!»

 

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе