Самараның татар яшь активистлары шәһәрдә Ислам нигезләрен өйрәтү буенча мини-курслар өештыру тәкъдиме белән чыктылар. Чөнки барлык теләүчеләрнең дә мәчет һәм мәдрәсәләрдә узучы курсларга йөрү мөмкинчелеге юк.
Бу тәкъдимне Самара шәһәре мәчетенең имамы Иршат-хәзрәт Сафин да хуплады һәм бу курсларны алып бару теләген белдерде. Хәзрәт белән очрашулар һәр якшәмбе 14.00 алып 16.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.
Сөйләшү тематикасы тыңлаучылар тарафыннан сайланачак: гарәп язуын өйрәнү, Ислам тарихы, намазга өйрәнү һәм башкалар. Дәресләргә теләгән һәр кеше йөри алачак.