Сочида җирле мөселман оешмалары җыелыш оештырды. Җыелышта Сочида яшәп ислам динен тотучы төрле милләт вәкилләре яңа дини оешма һәм яңа мәчет төзү проблемалары буенча фикер алыштылар.
Җыенысы 9 диаспора катнашты. Адыгея һәм Краснодар мөфтие Емиж Нуби: «Дини кешеләргә берләшеп, татулыкта яшәргә вакыт җитте», — дип билгеләп үтте.
Сочи шәһәренең баш имамы Батниз Шхалахов: «Без монда чын исламның булуын телибез, барлык аның юридик хокуклары белән. Шундыктан мин сезне бу эшкә бик җитди караугызны сорыйм, дуслыкны, яхшылыкны, гөрләп яшәүне җуймыйча», — дип билгеләп үтте.
Шулай ук җыелышта Сәгид Курбанов яңа рухи лидер булып сайланды.
Җыелыш нәтиҗәсендә Сочида «Единство» дини оешмасын тудырырга карар кылдылар.