Германиянең мәгариф министры Аннет Шаван мәктәпләргә ислам курсларын кертергә тәкъдим итте.
Германиядә чиркәүне җәмгыяттән аеру принцибы юк, шунлыктан мәктәпләрдә католик һәм протестант дини дәресләр алып барыла.
Илдә якынча 3,8 — 4,3 мөселман халкы яши, шуларның 45% Германия гражданиннары. Шуңа күрә Аннет Шаван имамнарга мәктәпләрдә ярым ставкада эшләргә тәкъдим итә.
Эшкә бары тик немец югары уку йортларында әзерлек үткәннәр генә алыначак.