Соңгы биш — алты елда Санкт — Петербургның Яңа Волков зираты мөселман өлешендә шимбә өмәсе оештыру гадәти йолага әйләнде.
Әлеге кирәкле һәм изге эшне Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли — мәдәни җәмгыяте ( рәисе Рәшид Мәһдиев) һәм Петербург Сабантуе фонды ( президенты Ирек Галиев) башлап җибәргән иде. Соңгы елларда өмәдә башка милли оешмалар вәкилләре дә актив катнаша. Менә быел да 23 апрель көнне Яңа Волков зираты мөселман өлешендә шимбә өмәсе оештырылачак. Яңа Волков зираты «Электросила» метросыннан ерак та түгел, Салова урамының ике ягына урынлашкан. Некропольнең мәйданы 35 гектарга якын. Монда Санкт-Петербургның күпмилләтле булуы көзгедәй чагыла. Зиратның тарихы да бик үзенчәлекле. 1820 елдан биредә гвардия корпусы хәрби мулласы Җангир Хантимеров үтенече белән мөселманнар җирләнгән. Волковка елгасы буендагы шәһәрдән өч чакрым ераклыкта ике десятина җирне урындагы керәстиәннәр чәчәргә һәм печән чабарга уңайсыз булганы өчен саткан («Петербургның тарихи зиратлары», Санкт-Петербург, 1993 ел. Авторлары А.И. Андреев, А.В. Кобак ). Борынгы каберләрнең күбесе югалган. Шулай да мөселман каберләре шактый күп. Мәсәлән, 1903 елда Петербургта вафат булган Хәрби — медицина академиясе доценты, яшерен советник Салих Җан улы Чаинский кабере сакланган. 1871 елда зиратны ябалар. Бөек Ватан сугышы елларында Яңа Волков зиратында фронтта һәм Ленинград камалышында һәлак булганнарны җирләгәннәр. Алар, әлбәттә, төрле милләт вәкилләре һәм төрле дин кешеләре булган. Совет чорында монда татар, әзәрбайҗан, казах, үзбәк, башкорт һәм төньяк Кавказ вәкилләре җирләнгән. «Коммунистлар» мәйданы, сәхнә осталары почмагы бар. Соңгы елларда зират төзекләндерелде, юлларга асфальт салынды."Татар-Информ" хәбәр иткәнчә, шимбә өмәсендә катнашучыларга эш коралы бирелә, теләгәннәргә чәй тәкъдим ителә.