Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Европа Советы һәм Россиянең Төбәкләр үсеше министрлыгы

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Европа Советы һәм Россиянең Төбәкләр үсеше министрлыгы 2011 елның 28-30 апрелендә Казан шәһәрендә Төбәк яки

БӘЙЛЕ
2011 Апр 18

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Европа Советы һәм Россиянең Төбәкләр үсеше министрлыгы 2011 елның 28-30 апрелендә Казан шәһәрендә Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе буенча мәгълүмати семинар үткәрә. Чарада Россия һәм чит илдән килгән Европа Советы экспертлары, Россия Төбәкләр үсеше министрлыгы вәкилләре, Россиянең төрле төбәкләреннән татар теле белгечләре, галимнәр, фән эшлеклеләре катнашачак.

Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе 1992 елның 5 ноябрендә Страсбургта кабул ителгән. 1992 елда Россия Хартияне имзалады (Россия президентының 2001 елның 22 февралендә кабул ителгән 90нчы карары). Хартия нигезендә илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең туган телләрен саклап калу, үстерү буенча зур эш башкарылырга тиеш. Ләкин әлегә Хартия Россия Федерациясендә ратификацияләнмәгән. Чөнки документны ничек бар, шулай кабул иткән очракта күп төрле милләт вәкилләре яшәгән Россиядә бөтен азчылык телләренә дә бердәй игътибар күрсәтү мөмкин булмаячак. Шуңа күрә эш берничә этапта дәвам итәчәк. Бүген Европа Советы экспертлары Россиядәге милләтләр үзенчәлеген тикшерә. Алар илнең төрле төбәкләрендә булып, төрле милләт вәкилләренең тормыш-көнкүреше, проблемалары белән танышырга өлгергән инде. Чираттагы утырышны үткәрү урыны итеп алар Татарстанны сайлаган.

Казандагы семинарны Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра. Автономия Советы Рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә: «Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе Россиядә яшәүче барлык милләт вәкилләре өчен дә бик мөһим документ. Хартияне ратификацияләү бүгенге шартларда туган телне саклау, өйрәнү, үстерү минимумының гарантиясе булачак».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Татар федераль автономиясе төбәкләрдә татар телен саклау, тарату буенча күләмле эш алып бара. Автономиянең эше федераль югарылыкта да бәяләнә. Моның чираттагы күрсәткече — ТФММА Советы Рәисе И.Гыйльметдиновның Хартияне тормышка ашыру буенча төзелгән «Россиядәге милли азчылык: телләрне, мәдәниятне, ММЧны һәм гражданлык җәмгыятен үстерү» дип аталган Бердәм Программаның җитәкчелек комитетына кертелүе.

Чаралар 28 апрельдә Европа Хартиясе буенча мәгълүмати семинар белән башланып китәчәк, дип хәбәр итә Интертат.ру газетасына автономия вәкилләре. Анда Россич Төбәкләр үсеше министрлыгының милли азчылыкларның хокукын яклау буенча эшчәнлеге, Хартияне тормышка ашыру юллары, әлеге документны кабул иткән чит илләр тәҗрибәсе турында сөйләшенер дип көтелә.

Семинардан соң Татар федераль автономиясе киң җәмәгатьчелеккә «Күңелем теле» проектын тәкъдим итәчәк. Әлеге проект берничә өлештән тора. Аның иң күләмлесе — татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен укыту комплекты нәшер итү. Комплект 2 өлештән тора: татар теле дәреслеге һәм аудиокурс. Семинарда чит төбәкләрдән килгән татар теле белгечләрен әлеге дәреслекне укыту процессында кулланырга өйрәтәчәкләр. Чарадан соң комплект Россия төбәкләрендәге татар китапханәләренә, милли-мәдәни үзәкләргә өләшенәчәк.

29 апрельдә исә Европа Советы экспертларының эшче төркеме үзенең 5нче утырышын үткәрәчәк. Әлеге утырышта Россиядәге азчылык телләренең хокукый статусы, Хартияне тормышка ашыруның финанс ягы турында фикер алышыныр, дип көтелә.

Шулай ук кунаклар Г.Тукайның тууына 125 тулуга багышланган Туган тел форумында да катнашачаклар, дип хәбәр итә intertat.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе