Карелия республикасында Мөселман галимнәре киңәшмәсе барлыкка килде. Мондый карарны Мөселманнар Диния Нәзарәтенең шурасы Висам Бардвил кабул итте.
Киңәшмәнең әгъзаләре булып югары уку йортларында дини белем алган, гарәп телен белгән һәм Карелиядә яшәүче мөселманнар килә ала. Киңәшмәнең һәр яңа әгъзасе сайлау ярдәмендә сайланачак.
«Бу оешма Нәзарәтнең структуралы бер бүлекчәсе булып тора. Киңәшмәдә мөселманнар өчен тормышта бик мөһим, әһәмиятле булган сорауларга Коръән һәм сөннәт рөхсәт иткәнчә җаваплар әзерләнәчәк», — дип хәбәр итте Киңәшмәнең бер вәкиле Мәрьям Ковалева
Бүгенге көндә Киңәшмә составында 5 кеше бар, әлбәттә, КР МДН мөфтие Висам Бардвил һәм аның урынбасары Әбделгәзиз Дятко да бу төркемгә кертелгәннәр.