Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда, татарның бөек шагыйрь улы тууына 125 ел тулу уңаеннан, традицион чаралар дәвам итә.
15 апрель көнне 11.00 сәгатьтә музейда Хәтер көне үткәрелде: Яңа бистә зиратындагы Г.Тукай каберенә чәчәкләр салу, шагыйрь рухына дога кылу оештырыла, дигән хәбәр алынды әлеге музейдан.
Моннан 98 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңарчы андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Мәдрәсәләрдә дәресләр туктатыла. Матбугатта Тукайның үлү хәбәре урнаштырыла, газета-журналлар чит илләрдән килгән кайгы уртаклашу телеграммаларына күмелә. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербургта чыккан «Мусульманская газета»да Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла, ә «День» газетасы Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап, зур мәкалә бастыра. М. Горький инициативасы белән чыгарылган «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, берничә шигыренең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Рус журналы»нда Тукай турында мәгълүмат бирелә, аның «Пар ат» шигыре инглиз телендә басыла. Тукай турында Төркия матбугатында да күп языла.
Казан шәһәренең Клячкин хастаханәсеннән Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең соңгы көннәре һәм вафаты хакында сөйли торган кыйммәтле экспонатлар саклана. Алар: Г. Тукайны соңгы юлга озатканда төшерелгән фотолар, газета-журналларда басылган некрологлар, төрле кыйтгалардан килгән кайгы уртаклашу телеграммалары һ.б.
Ул көнне 14.00 сәгатьтә музейда «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» дип исемләнгән Төп нөсхә көне үткәрелә. Шагыйрьнең ТР Милли музее, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Милли архивы фондларында саклана торган хатлары, фотолары һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителә.
Габдулла Тукайның Фатих Әмирханга, Әхмәтгәрәй Хәсәнигә, Сәгыйть Сүнчәләйгә, Сәгыйть Рәмиевкә, апасы Газизәгә һәм туганнарына язган хатлары, дуслары һәм якыннары белән төшкән фотолары халыкны, һичшиксез, кызыксындырачак, чөнки алар аның турында хәтер саклый.
Тукайның кара вельвет түбәтәе, 1912 елда Петербургка сәяхәте вакытында сатып алган карандашлар салу өчен эшләнгән стакан, шушы ук сәфәре вакытында татар мәктәбе укучылары бүләк иткән кара савыты, «Аң» журналы мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни Австриядән алып кайткан көмештән эшләнгән җиң каптырмалары, Габдулла беренче гонорарына сатып алып, апасы Газизәгә бүләк иткән фаянс шкатулка, юл кәрзине музейга килүчеләрдә кызыксыну уятмый калмаячак.
Төп нөсхә көнендә, шулай ук, Казан театр училищесы студентлары тарафыннан Мөдәррис Әгъләмовның «Тукайдан хатлар» поэмасына нигезләнеп әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция дә тәкъдим ителәчәк. Танылган галимнәр, язучылар, шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары әлеге кичәдә катнашыр дип көтелә, хәбәр итә Татар-Информ.