Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафаэль Әхмәт улы Мостафин, үзенең 80 яшьлек юбилеена бер ай кала, вафат булды.
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын фәнни тикшергән, сайланма әсәрләрен туплаучы буларак киңкүләм танылу алган, эзләп тапканнарын «Герой шагыйрь эзләреннән», «Җәлилчеләр», «Өзелгән җыр эзеннән» һ.б. дистәләп китабында яктырткан, «Муса Җәлил» монографиясе язган кеше ул. Рус һәм татар телләрендә басылган Р.Мостафин әсәрләре башкорт, украин, немец һ.б. телләргә тәрҗемә ителеп тә дөнья күргән.
«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев» нәфис-публицистик китабы да рус һәм татар телләрендә (Ә.Хәсәнов авторлыгында) аның каләме белән язылган. Хезмәтләре агымдагы татар әдәбияты мәсьәләләренә һәм аерым язучыларның иҗатларына карый. Җыеп кына әйткәндә, барлыгы 36 китабы 1,26 млн. гомуми тиражда басылып чыккан.
Татарстанның Баулы авылында дөньяга килгән ул. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлап, Р.Мостафин башта татар мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыткан, Баулы районында комсомол райкомы секретаре булган. Шәһәр һәм район газеталары редакцияләрендә эшләгән, аннары — Казан телевидениесенең нәфис программалар баш мөхәррире, Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы секретарь, «Казан утлары» һәм «Татарстан» журналларында баш мөхәррир вазифасында булган, соңгы вакытта — «Татарстан»ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе иде.
Р.Мостафин «Почет билгесе», М.Җәлил исемендәге һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре белән бүләкләнгән.
Мәрхүм белән бәхилләшү, мөгаен, иртәгә аның фатиры урнашкан йортта (Казан, Четаев ур., 11) булыр. ТР Язучылар берлегеннән хәбәр итүләренчә, исән чагында үзен соңгы юлга озатканда купшы хушлашулар оештырмауларын үтенгән. Җәсәден җирләү вакыты һәм урыны әлегә мәгълүм түгел, дип хәбәр итә «Татар-Информ» агентлыгы.