Рөстәм Миннеханов: «Казан уртача бәяле заманча кунакханәләргә ихтыяҗ кичерә»

14 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов «Центр Капитал» берләштерелгән лизинг компаниясе» ЯАҖ президенты Игорь Аванесян, «Трансстройбанк» коммерция банкы президенты Петр Читипаховян

БӘЙЛЕ
2011 Апр 14

14 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов «Центр Капитал» берләштерелгән лизинг компаниясе» ЯАҖ президенты Игорь Аванесян, «Трансстройбанк» коммерция банкы президенты Петр Читипаховян һәм «Мариотт Кортъярд» кунакханәсе генераль менеджеры Камерон Макнейлли белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры — ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.

«Трансстройбанк» коммерция банкы президенты Петр Читипаховян хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан федерациянең динамик үсеш кичерүче һәм икътисади яктан актив субъектларының берсе. Ул, аерым алганда, инвесторларның республикада башка төбәкләргә караганда бизнес өчен уңайлырак шартлар тудырылуы турындагы фикерен белдерде.

Проект инвесторлары фикеренчә, Казан үзәгендә төзелгән һәм презентациясе бүген узачак «Мариотт Кортъярд» кунакханәсе шәһәрнең заманча туристик инфраструктурасының бер өлешенә әвереләчәк. Ул шулай ук чит ил кунаклары һәм туристларда Татарстанның уңай дәрәҗәсен булдыруга йогынты ясаячак. Кунакханә төрле бәядәге 150 номерны, күп функцияле конференцияләр залын үз эченә ала.

Бөтен дөньяга билгеле «Marriott» челтәре күп кенә илләрдәге 3700 дән артык кунакханәне берләштерә.

Очрашуда катнашучылар Казанда 2013 елда узачак җәйге Универсиада һәм 2018 елда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларындагы матчлар алдыннан аеруча актуаль төс алган республиканың туристик инфраструктурасын алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Аерым алганда, Рөстәм Миннеханов билгеләп үткәнчә, җитди үсеш-үзгәрешләргә дә карамастан, Казанның кунакханәләр комплексы әле дә булса уртача бәяле заманча кунакханәләргә ихтыяҗ кичерә, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе