V Чираттан тыш корылтай эшендә республиканың барлык районнарыннан 500дән артык делегат: имам-хатыйблар, мөхтәсибләр, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең дини уку йортлары җитәкчеләре һәм 150дән артык кунак, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, депутатлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре чараның шәрәфле кунаклары булды.
Алда торган иң мөһим бурычлар арасында корылтай делегатлары хәзерге чорның глобаль сынауларына каршы тору өчен мөселман җәмәгатьчелеген туплауны беренче планга чыгара. Шулай ук Татарстанда динара һәм милләтара тынычлык һәм татулык моделен саклап калу һәм ныгыту, мөселман җәмәгатьчелегебезне республиканы модернизацияләү һәм үстерү процессларына активрак тарту зарурлыгы ассызыкланды.
Кабул ителгән көн тәртибе нигезендә корылтай Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа җитәкчелеген, контроль-ревизия комиссиясенең яңа составын сайлады. Шулай ук Диния нәзарәте Уставына мөселман өммәтен оештыру ягыннан бердәмлекне көчәйтүгә юнәлтелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.
Корылтай делегатлары соңгы унъеллыкларда дини даирәдә сизелерлек уңай үзгәрешләр булуын, моңа дәүләт һәм җәмәгать булышлыгы аркасында ирешелүен бертавыштан билгеләп үттеләр. Ләкин шул ук вакытта республика мөселман өммәте байтак проблемаларга да юлыкты, аларны хәл итү һәм алга таба үсеш өчен түбәндәгеләр зарур:
• дини җәмәгатьчелекне һәм рәсми структураларны Коръән һәм Сөннәт нигезендә, Әбү Хәнифә традицион хокук мәктәбенә туры китереп тупларга;
• дини экстремизмның, ксенофобия һәм Ислам диненнән курку чагылышларының теләсә нинди рәвешләренә юл куймау буенча эш алып барырга;
• татар илаһият мирасының интеллектуаль һәм иҗтимагый тәҗрибәсенә таянырга;
• мөселман массакүләм мәгълүмат чараларын, китаплар бастыруны көчәйтергә, дөньяви уку йортларында Ислам мәдәнияте нигезләрен укытуга юнәлтелгән агарту һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген көчәйтергә;
• башка диннәр белән толерантлы мөнәсәбәтләр булдыру эшен дәвам итәргә;
• мөселманнарның яшь буын вәкилләрен эшкә җәлеп итәргә, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруны көчәйтергә;
• борынгы Болгар шәһәрен торгызу проектын гамәлгә ашыруда, аның Ислам һәм татар халкы традицион кыйммәтләрен үстерү өчен әһәмиятен пропагандалауда актив катнашырга;
• мөселман инфраструктурасын үстерүгә булышлык итәргә;
• иҗтимагый урыннарда гыйбадәт бүлмәләрен булдыру;
• ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппаратының, мөхтәсибәтләрнең һәм мәхәлләләрнең финанс ягыннан үз-үзен тәэмин итү системасын булдырырга.
Съезд делегатлары әлеге карарларны гамәлгә ашыру мөселман өммәтенең сыйфат ягыннан яңаруына, халыкның рухи үсешенә этәргеч бирәчәк, дип саный. Республика мөселманнары туган Татарстаныбызның рухи үсешенә һәм чәчәк атуына киләчәктә дә лаеклы өлеш кертергә әзер булуларын раслыйлар, дип хәбәр итә ТҖ МДН яңалыклар хезмәте бүлеге.