Мисырның элекке Президенты Хөсни Мөбәрәк һәм аның ике улы 15 тәүлеккә сак астына алы

Мисырның элекке Президенты Хөсни Мөбәрәк һәм аның ике улы 15 тәүлеккә сак астына алынган. Аларга карата тикшерү эше бара дип яза "Азатлык радиосы". Хөсни

БӘЙЛЕ
2011 Апр 14

Мисырның элекке Президенты Хөсни Мөбәрәк һәм аның ике улы 15 тәүлеккә сак астына алынган. Аларга карата тикшерү эше бара дип яза "Азатлык радиосы".

Хөсни Мөбәрәк атна башында прокуратурага чакыру алган иде. Әлеге хәлдән соң аның кан басымы күтәрелүе һәм йөрәк тибеше начарлануы әйтелә. Ул Шарм әш-Шәйхта хастаханәгә озатыла.

Һәм менә бүген илнең баш прокуроры Мөбәрәкне 15 көнгә сак астына алу карарын чыгарды. Ул ята торган хастаханә хәрбиләр һәм полиция белән уратып алынган. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары Мөбәрәкнең дәваланырга Каһирәгә җибәреләчәген язса, икенчеләре ул Шарм әл-Шәйхта калачак дип белдерә.

Аннан алда гына прокуратура Хөсни Мөбәрәкнең ике улы Гамәл һәм Алааны да 15 тәүлеккә төрмәгә ябу карарын чыгарды. Аларның коррупцион эшләре тикшерелә. Шарм әш-Шәйхта сорау алганнан соң, полиция машинасы аларны Каһирә янындагы Тора төрмәсенә алып киткәндә, бер төркем ачулы халык артларыннан аяк киемнәре, сулы шешәләр ташлап, каһәрләп калды.

Халык җавапка тартуны сорый

Гамәл һәм Алаа инде элегрәк сак астына озатылган дистәләрчә хакимият вәкилләрен тулыландырачак. Аларга карата шулай ук тикшерү эше бара.

Хөсни Мөбәрәкнең улы Алаа(с) һәм Гамәл
Хөсни Мөбәрәк һәм аның режимындагы җитәкчеләрнең 30 ел эчендә кылган хокук бозуларны тикшерү халык таләбе нигезендә эшләнә. Алар бу режим кешеләре җаваплылыкка тартылырга тиеш дип саный. Соңгы вакытта моңа карата ризасызлык тагын да артты. Узган җомгада Каһирәнең Тәһрир мәйданына кабат ризасызлык белдерүчеләр чыкты. Алар Хөсни Мөбәрәк, аның уллары һәм элекке хакимият вәкилләренә карата мәхкәмә эшләре алга бармаса, каршылык чарасын Шарм әш-Шәйхта да дәвам итәчәге белән яный.

Хәзерге вакытта Мөбәрәкнең гыйнвар-февраль айларында ризасызлык белдерү чарасына чыккан тыныч халыкка карата ут ачуга катнашлыгы тикшерелә. Рәсми рәвештә анда үлүчеләрнең саны 365 кеше дип әйтелә. Әмма хокук сакчылары чынлыкта корбаннар саны ике тапкырга күбрәк булуын белдерә.
Мөбәрәк үзе 11 февральдә вазифасыннан читләштерелгәч, Шарм әш-Шәйхка качкан иде. Әмма аны сорау алу өчен 11 апрельдә Каһирәгә чакырдылар. Ул авыру сәбәпле, анда бара алмаса да, прокуратура тикшерүчеләре сорау алу өчен үзләре хастаханәгә килде.

Мөбәрәктән сорау алу дәвам итәчәк

Хөсни Мөбәрәк
82 яшен тутыручы элекке Президентның сәламәтлеге хакында тулы аңлатма бирүче юк. Хастаханә җитәкчесе Мөхәммәт Фаззалаһ «уртача» дип җавап биргән. Кайбер басмалар Мөбәрәк тикшерүдән качу өчен хастаханәгә кереп яткан дип язып чыкты.

Шул ук вакытта элекке Президентны сак астыннан азат итү өчен аның тарафдарлары көч кулланырга мөмкин дигән сүзләр дә таралды. Әлеге хәлдән куркып булса кирәк, көннең икенче яртысында Мөбәрәккә каршы бер төркем халык хастаханә янына җыелды.

Әмма Мөбәрәк ята торган хастаханә көчле сак астына алынган. Элегрәк аңа һәм гаиләсенә Мисырдан чыгу тыелган иде. Шулай ук аларның банктагы акчалары бирелмәде.

Вашингтон Мөбәрәкнең сак астына алынуы турында рәсми белдерү ясамады. Бары ел саен уза торган “АКШ-Ислам дөньясы” форумында чыгыш ясаганда Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон гарәп кышы урынына җылыну килүенә ишарәләде.

“Бүген озынга сузылган кыштан соң яз башланды. Соңгы дистә елда беренче тапкыр озак вакытлы үзгәрешләр булдыру мөмкинлеге туды. Кешеләргә үз сүзләрен әйтү мөмкинлеге барлыкка килде”, -дигән ул.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе