Россия мөфтиләр шурасы рәисе шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин: «Безгә Аллаһының ярдәменә

«Мөфти сайлаганда бердәмлекне күрсәттегез, шушы залда утырып кына түгел, моннан соң хезмәт итүдә дә бердәм була күрсәгез иде». Республика дин

БӘЙЛЕ
2011 Апр 14

«Мөфти сайлаганда бердәмлекне күрсәттегез, шушы залда утырып кына түгел, моннан соң хезмәт итүдә дә бердәм була күрсәгез иде». Республика дин әһелләренә үз чыгышында мөрәҗәгать иткән Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин шулай дип белдерде. Ул  корылтайның Татарстан тормышында гына түгел, ил мөселманнары тормышында да зур вакыйга дип бәяләп, аның яңа рәис сайлау ягыннан гына түгел, хаталардан арыну юлында да әһәмиятен ассызыклады.

«Башка милләтләр, диннәр белән гасырлар буе уртак тел табып яшәдек. Меңләгән мәчетләребез җимерелгән вакытта да халкыбыз иманыннан, диненнән бизмәде. Диния нәзарәтенең яңа сайланган җитәкчелегенә туган телебезгә, динебезгә хәерле изге хезмәтләр күрсәтергә насыйп булсын», -дигән теләктә калды ул.

Корылтай эшендә каитнашкан Россия мөфтиләр шурасы рәисе шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин дә бу фикерне куәтләде. Ул Илдус хәзрәт Фәизне республика мөселманнары лидеры итеп сайлануы белән котлап, бу вазифасында Ислам, милләт, Ватан өчен фидакарь хезмәт итүен теләде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте илебездәге мөселман оешмаларының иң әһәмиятлеләрненең берсе. Ул республика мөселман җәмәгатьчелегенең югары үзәкләштерелгән дини оешмасы булып санала. Диния нәзарәте Уставы нигезендә республиканың мөселман өммәте үз эшчәнлеген Әбу Хәнифә мәзхәбенә нигезләнеп алып бара. «1990 еллар ахырында Татарстанда эшләп килгән 3 аерым Диния нәзарәтенең бердәмлеген булдыруга зур көч куелды. Алар ТР Диния нәзарәтенә берләшеп, мөселманнар, Ислам, милләтебез, дәүләтебез өчен файдалы хезмәт күрсәтергә тырышты. Безгә Аллаһының ярдәменә таянып, бердәмлегебезне югалтмыйча, татулыкны дошманлыкка әйләндермичә мөселманнар, милләтебез, дәүләтебез файдасына хәерле хезмәтләр кылырга насыйп әйләсен», -дип белдерде Россия мөфтиләр шурасы рәисе.

Аның белдерүенчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең алга таба нинди юнәлештә үсүе, нинди эшчәнлек алып баруы ил мөселманнарының игътибар үзәгендә булачак. Равил хәзрәт Гайнетдин нәзарәтнең яңа сайланган рәисенә мөселманнарның, мәхәлләләрнең бердәмлеген саклап калуда Аллаһы ярдәмен теләде. Татарстан җитәкчелегенә милләтне, динне үстерүдә, аның мирасын саклап калуда туктаусыз эш алып баруда, бердәмлекне булдыруда уңышлар теләде.

Татар-информ хәбәр иткәнчә, Корылтай кунакларының берсе — РФ Президенты администрациясенең Баш киңәшчесе Алексей Гришин исә үзенең чыгышында ТР Диния нәзарәтенең яңасайланган җитәкчелеге алдында торган бурычларга тукталды. Аның берсе — экстремизмның таралуына катгый чик кую системасын төзү, бу юнәлештә яшьләр белән эшләүне активлаштыру булса, икенчесе -дини белем бирү системасын төзеп бетерү белән бәйле. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән идеологик һәм мәгърифәтчелек эшен яңача төзү дә зарур. «Бу бик катлаулы, зур хезмәт һәм финанслар таләп итә торган эш. Бу өлкәдә алга таба һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзербез», — ди ул.

Корылтайның резолюциясендә алга таба мөһим бурыч итеп республика мөселман җәмәгатьчелеген берләштерү, бүгенге конфессия һәм милләтара татулыкны саклау һәм ныгыту, Татарстан мөселман җәмәгатьчелеген республиканың үсеше белән бәйле процессларга тагын да актив катнаштыру чыгарылды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе