Илдус хәзрәт Фәиз: «Бүген рухани як алгы планга чыгарга тиеш»

«Республика мөселманнарын берләштерү корылтае узган 1998 елдан бирле Татарстанда Ислам инфраструктурасын үстерү, матди-техник база белән тәэмин итү юнәлешендә халык белән

БӘЙЛЕ
2011 Апр 14

«Республика мөселманнарын берләштерү корылтае узган 1998 елдан бирле Татарстанда Ислам инфраструктурасын үстерү, матди-техник база белән тәэмин итү юнәлешендә халык белән дәүләт булышлыгында шактый эшләр башкарылды. Ләкин бүген приоритетлар үзгәрде: диннең эчке, рухи ягын формалаштыру зарурлыгы туды. Бүген рухани як алгы планга чыгарга тиеш». ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа сайланган рәисе Илдус хәзрәт Фәиз үзенең программа чыгышында әнә шуңа төп басым ясады.

«Сүздән эшкә күчү кирәк», дип белдергән мөфти үз чыгышында Диния нәзарәте алып барачак реаль эшчәнлекнең юнәлешләрен барлап үтте. Аның берсе — нәзарәтнең, аңа караган барлык структураларның һәм мәхәлләләрнең эшен Уставка тиңләштерү. «Диния нәзарәтенең үзеннән тотынып, имам-мөхтәсибләр, казыятләр, мәхәлләләр, мәдрәсәләр, иманнар, мәзиннәр, мәдрәсә укытучылары һ.б. бер тәртиптә, бер юнәлештә эшләргә тиеш. Безгә мең елдан артык дәвам итеп килгән юнәлешебезгә ныклап таянырга, Коръән,сөннәттән, шәригатьтән читкә тайпылмаска кирәк. Сөннәтне без Әбу Хәнифә мәзхәбе белән алып барырга тиеш. Бу юл үзенең хәерле юл булуын исбатлады, безне шушы көнгә кадәр мөселман булып саклап кала алды», — ди ул.

Мәчетләрдә эчке тәртипне, эшчәнлекне ныгытып, анда халыкны китерү дә приоритет итеп куела. «Мәчетләр килеп намаз уку урыны гына түгел, аларны милләт зыялыларын да җыя торган дини-мәдәни үзәкләргә әйләндерергә кирәк», — ди мөфти. Татар, гомумән Татарстан зыялылары, яшьләр белән ныклап эшләү дә мөһим бурыч итеп куела. Шулай ук баскычлы, бердәм мөселман белем бирү системасын төзү зарур.

«Имамнарның бүген матди хәлен кайгырту, абруен күтәрү бик мөһим. Алар үзләренең көнкүрешен кайгыртып йөргәндә, ничек руханилыкны бирсеннәр? Аларның абруе халыкка рухи тәрбия биргәндә генә күтәрелә ала. Без моны хәл итү өчен тырышырга тиеш», -ди Илдус хәзрәт.

Татарның бөек мәгърифәтчесе, дин галиме Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин моннан бер гасыр элек «Җәмиг әл-кәлим шәрхен»ндә болай дип язган: «Дин эшләре үз әһелләренең кулларында барганда, дин өчен еламагыз (кайгырмагыз), әмма әһленнән башкалар дин эшләрен кулларына алсалар, ул вакытта кайгырыгыз. Әдәби батырлыклары үлмәгән вә динилекләре бөтенләй бетмәгән милләтләр үз ихтыярлары белән һичвакытта үзләренең дини вә гыйльми вазифалары өчен лаексыз адәмнәрне сайламаслар, гыйлем белән дин көрсиләренә пакь вә җитди булмаган кешеләрне якын җибәрмәсләр». Галимнең заманыбыз өчен актуаль булган бу фикере Татарстан мөселманнарының бүгенге корылтаенда раслау тапты. Мөселман җәмәгатьчелеге реаль эшләр аша бу өметләренең аклануын көтә, дип хәбәр итә tatar-inform


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе