Вафатыннан соң татарның бөек шагыйре буларак дөньякүләм танылган, Татар иленнән читтә гомер йомгагын сүтүче татарлар өчен «Туган тел» шигыре милли гимнга әйләнгән Габдулла Тукай шәхесе һәм иҗаты турында «Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!» гомуми темасына сөйләшүне дәвам иттереп, «Татар-информ» видеомәйданчыгына Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре килде.
Аерым алганда, Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре — филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов һәм факультетның татар әдәбияты теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Таһир Гыйлаҗев Тукай фәненә нигез салыну, Тукайны фәнни өйрәнүдә хезмәтләре кергән галимнәр карашлары, Тукай фәненең бүгенге торышы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлегеннән филология фәннәре кандидатлары Заһир Шәйхелисламов һәм Зөфәр Мөхәммәтшин Тукайның хәзерге вакытта нәшриятка әзерләп тапшырылган академик басмасының ике томы һ.б. хакында сөйләде.
Х.Миңнегулов искәрткәнчә, Тукай исән чакта ук аның иҗаты, шәхесе белән кызыксынулар булган, вафатыннан соң бу көчәеп китеп, еллар дәвамында иҗтимагый-сәяси йогынтыдан фикер-караш үзгәрешләре күзәтелсә дә, актуальлеген югалтканы юк һәм ул — мәңгелек тема. Тукай иҗатын өйрәнүдә Җамал Вәлиди, Гали Халит, Ибраһим Нуруллин, Резеда Ганиева, Нурмөхәммәт Хисамов, Тәлгать Галиуллин, Флүн Мусин, Хатыйп Миңнегулов, Ренат Мөхәммәдиев һ.б. бик күп галимнәрнең хезмәтләрендәге карашлар хакында бүген Тукай фәнен өйрәнүче һәм докторлык диссертациясе язу белән мәшгуль Т.Гыйлаҗев тәфсилләп сөйләде.
З.Мөхәммәтшин сүзләренчә, мөһаҗирлектәге милләттәшләр өчен Тукай татарларны берләштерүче символга әверелә, Тукай язмышы милләт язмышы итеп кабул ителә.
Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан 25 апрель көнне Казанда «Милли мәдәниятләр контекстында Габдулла Тукай мирасы» темасына уздырылачак халыкара конференцияне оештыручыларның берсе булган Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Тукай тормышы һәм иҗаты яктыртылган академик басмасының 2 томы дөнья күрәчәк, гомумән, ул 6 томлык басма булачак, дип игълан итте З.Мөхәммәтшин. Институтның текстология бүлеге әзерләгән шушы 2 томга Тукайның 5 шигыре өстәлгән, аныкы булырга мөмкин дип каралган 4 шигырьнең авторлары ачыкланганга, алар алынган. З.Шәйхелисламов сүзләренчә, II томга Тукайның 324 әсәре кергән, әлеге 5 шигырьнең Тукайныкы булуы элек үк мәгълүм булса да, дәүләт сәясәтенә буйсынып, китапларыннан төшереп калдырылган булган. Ике томлык шушы фәнни конференциягә басылып чыгарга тиеш. Дип хәбәр итә tatar-inform.ru