Р.Миңнеханов: “Мөселманнарның бердәмлеген саклап калу һәм ныгыту Диния нәзарәтенең беренче бурыч

Бүген Татарстан мөселманнарының V чираттан тыш корылтаенда ясаган чыгышында Президент ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа җитәкчелеге алдындагы бурычларга тукталды дип яза "Татар информ".

БӘЙЛЕ
2011 Апр 13

Бүген Татарстан мөселманнарының V чираттан тыш корылтаенда ясаган чыгышында Президент ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа җитәкчелеге алдындагы бурычларга тукталды дип яза "Татар информ".

«Мөселманнарның бердәмлеген саклап калу һәм ныгыту Диния нәзарәтенең беренче бурычы». Бүген Татарстан мөселманнарының Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган V чираттан тыш корылтаенда ясаган чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип ассызыклады.

Үз исеменнән, ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән корылтай делегатларын сәламләгән ТР Президенты диннәр һәм милләтләр арасындагы ныклы элемтәләрне, татулыкны Татарстандагы тынычлыкның нигезе, дип атады. «Сез халык күңеленә, бердәмлек, татулык, изгелек орлыкларын сеңдерерсез дип ышанам», — дип мөрәҗәгать итте ул залга җыелган дин әһелләренә. Президент ата-бабалардан килгән мирасыбызга сак карарга, аны өйрәнергә һәм үстерергә кирәклегенә басым ясап, бу эштә Диния нәзарәтенең мөһим ролен ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге корылтайда кабул ителгән карарларның республика мөселманнарының алга таба үсешен билгеләүдә үзәк рольне уйнаячагын искәртеп, дини яңарышның муниципаль берәмлекләр алдына да яңа бурычлар куюын ассызыклады. Президент шәһәр һәм район башлыкларын имамнарны, мөхтәсибләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык итәргә чакырды. «Төрле дин вәкилләренең үтенечләренә игътибар итү мөһим», — ди ул.

«Казан 2013 елда Универсиаданы кабул итәргә җыена. Күп илләрдән меңләгән кунак киләчәк. Шул шартларда республикабызны лаеклы яктан күрсәтербез дип ышанабыз. Ватаныбызда диннәр арасында тарихи татулык хөкем итә. Республикада төрле дин вәкилләренә булышу сәясәте киләчәктә дә дәвам итәр», — дигән ышаныч белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов хәзер Татарстанда «Яңарыш» фонды тарафыннан ата-бабаларыбыз эзен саклаган Борынгы Болгарны торгызу буенча зур эшләр алып барылуына да игътибарны юнәлтте. «Борынгы Болгар — рухи чишмәбез, Россиягә Ислам дине таралган урын. Шуңа бу уникаль проектка аеруча игътибар бирелә», дип Президент корылтай делегатларын әлеге тарихи урынга Болгар җыенына чакырды.

Рөстәм Миңнеханов хәзрәтләребез һәм аксакалларыбызның үзләренә йөкләнгән вазифаны зур тырышлыклар белән башкарулары өчен рәхмәт белдереп, аларга Аллһының рәхим-шәфкатен теләде. «Алдагы 4 ел Диния нәзарәте өчен җиңел булмас. Аның бүген беренче бурычы- мөселманнарның бердәмлеген саклап калу һәм ныгыту», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Бу минутларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узучы Татарстан мөселманнарының V чираттан тыш корылтаенда мөфтидән тыш, Баш казый да сайланды.Баш казыйлыкны алдагы дүрт елда янәдән Җәлил хәзрәт Фазлыев башкарачак.

Җәлил хәзрәт Фазлыев республикада беренчеләрдән булып балаларга Ислам дине дәресләре биргән дин әһелләренең берсе. 1988 елда ул туган төбәге Балтач районы Борбаш авылы урта мәктәбендә дин сабакларын укыта башлый. 1990 елда СССР ның Ауропа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәтендә (ДУМЕС) шаһәдәтнамә алып, рәсми рәвештә имам-хатыйб булып китә. 2006 елдан - Татарстанның баш казые.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе