Казан Федераль университеты ислам илләре белән халыкара мөнәсәбәтләрдә махсуслашырга тиеш. Бу турыда РФ даими вәкиле Камил Исхаков хәбәр итте. Бу хәбәрне ул Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Миннеханов рәислегендә булып узган КФУның Попечительләр советы утырышында игълан итте.
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль университетларның халыкара мөнәсәбәтләр факультетлары тышкы сәясәтнең аерым тармакларына махсуслашырга тиеш дигән мәсьәләсен куйган. К.Исхаков фикеренчә, бу ислам илләре булырга тиеш.
Моннан тыш, К.Исхаков — Казан шәһәре ислам калалары һәм шәһәрләре оешмасының тулаем әгъзасы була алмый, чөнки моның өчен дәүләттә ислам кануннары өстен торырга тиеш, ә Россиядә ислам әлегә диннәр арасында икенче урында гына тора, дип билгеләп үтте.