Төркиянең кызыл ярым ай җәмгыятенең генераль рәисе Текин Кючюкали сүзләре буенча, бүгенге көнгә Төркия Ливиягә гуманитар ярдәм белән 4 корабль һәм 1 паром җибәрде.
«Шулай ук бу атнада да 1 корабль җибәрергә ниятлиләр. Бүгенге көндә бер корабльдән йөзмә госпиталь ясыйлар. Ул шулай ук Ливиягә җибәреләчәк», — дип хәбәр итте Текин Кючюкали.