Ливиядәге баш күтәрүчеләр Африка берлегенең тынычлык планын Каддафи үз вазифасыннан киткән очракта гына караячакларын белдерде.
Африка берлеге вәкилләре Триполида булып узды һәм шунда полковник Каддафига татулашу планын тәкъдим итте. Әмма Бенгазидагы каршы торучылар Каддафи китмичә, килешү планын карамаячакларын игълан иттеләр.