Актаныш районының Әнәк авылында өлкәннәр язын «Әлифба» бәйрәменә җыела. Дини белем туплауга нәтиҗә ясау булып торган бу чараны быел әнәклеләр дүртенче ел зурлап үткәрделәр. Әнәк мәчетендә барысы 65 укучы белем ала. Гарәп хәрефләрен бу уку елында 26 кеше үзләштергән. Дүрт елда барлыгы 126 кешегә Коръәни-Кәрим китаплары бүләк итеп бирелгән. Изге китапны кулларына алган шәкертләр аны тәрҗемәсез укырга өйрәнә.
Мәчетнең имамы Инсаф хәзрәт укуларны 4 төркемдә алып бара. Иртәнге сәгать унга кадәр — беренче, аннары 12 гә чаклы — икенче, өйлә намазыннан соң өченче төркем укый. Ә эшкә йөрүчеләр өчен мәчеттә уку вакыты кичке алтыдан соң. Шуны да әйтергә кирәк, Инсаф хәзрәт Әнәккә якын урнашкан Түке, Зәбәер авыллары мәчетләренә дә дини белем бирергә йөри.
«Әлифба» бәйрәмендә катнашкан район мөхтәсибе — Җәмигъ мәчете имам-хатибы Руслан хәзрәт Мортазин: «Коръәнне укыган һәм укыткан кеше — иң хәерле кеше», — диде һәм якташларын дини белем үзләштерүләре белән котлады.
Инсаф хәзрәт туктаусыз белем тупларга чакырып: «Изге китап «Коръәни-Кәрим»нең беренче аятендә Аллаһы Тәгалә безгә укырга куша. Укыгыз, дими, укы, ди. Берлек санда дәшә. Кеше гомер буе гыйлем алса да, гыйлем савытын тутыра алмый. Бишектән ләхеткәчә укыганда да гыйлем савытында урын кала. Кулыбызга Коръән алырга вакыт җитте. Коръәннән олуг нигъмәт юк», — дигән сүзләрен җиткерде.
Республиканың беренче Президенты туып-үскән Әнәк авылы халкының ислам диненә тартылуында мәчеттә дини эшчәнлек даими алып барылуның йогынтысы зур.
“Актаныш таңнары” газетасы хәбәр иткәнчә (intertat.ru), мәчетне төзетүдә катнашкан, матди ягын кайгыртып торучы Альберт Мостафинга, бәйрәмнәрне уздыруда булышып торучы «Әнәк» агрофирмасы җитәкчелегенә халык бик рәхмәтле.