Чечен Республикасының Мартановск районының Хәмби-Ирзи Ачхой авылында мең ярым урынлы мәчет төзелеше башланды. Аның нигезенә беренче таш салу тантанасы Чечен Республикасының мөфтие Солтан хаҗи Мирзаев, Ачхой-Мартыновск районының дин әһелләре һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында узды. Беренче ташны ЧР мөфтие салды. Шунда ук мәчетнең яңа эшләнгән төзелеш проекты тәкъдим ителде.
«Мәчет төзү — Аллаһка хуш килә торган эшләрнең берсе. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Аллаһ кешенең башлаган эшен камиллек белән үтәгәнлеген ярата», — дип билгеләп үтте Солтан хаҗи Мирзаев. Ахырда мөфтий Аллаһтан рәхим – шәфкать, мәрхәмәт сорап дога кылды.