«Иман» нәшрияты «Гарәп әлифбасы нигезендә татарча уку-язу күнекмәләре» китабын бастырып чыгарды. Аның авторы- Казан шәһәренең «Болгар» мәчете укытучысы Ривкәт Вәлиуллин. Бу китап бик актуаль, чөнки аның ярдәмендә 1929 елда гарәп әлифбасы нигезендә бастырылган татар китапларын укып өйрәнергә мөмкин.
Билгеле булганча, андый китаплар 30 меңгә якын бастырылган, бүгенге көндә дә алар үзләренең фәнни кыйммәтләрен җуймаган.
«Гарәп әлифбасы нигезендә татарча уку-язу күнекмәләре» китабы икенче тапкыр чыгарыла, беренчесе 2003 елда бастырылды. Бу юлы автор аны яңадан эшкәрткән, киңәйткән. Хәзер ул 72 битле китап кыяфәтен алган.