Россия Федерациясенең Мәскәү шәһәре буенча Җәза үтәлешен тикшерүче федераль идарәсенең тикшерү изоляторында 14 кешеле барлык гомуми камераларга Коръән тәрҗемәләре таратылды. Хәзер Коръән белән 100 камерада утырган тоткындагы кешеләр таныша ала. «Матрос тынлыгында» мондый акция беренче тапкыр үткәрелә. Узган елның ноябрендә мондый чара «Бутырка»да да булып узган иде.
Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның гыйнвар аеннан «Матрос тынлыгы»нда намаз уку бүлмәсе эшли һәм һәр җомга саен җомга вәгазьләре укыла, дип хәбәр итә muslim.ru агентлыгы.