Узган атнаның шимбәсендә Владимир шәһәрендә «Мәхәллә» дигән җирле мөселманнар оешмасы яңа мәчет ачты. Мәҗлестә Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин катнашты.
Иртән шәех Владимир өлкәсенең губернаторы белән, аннары шәһәр җитәкчеләре, Ивановск, Кострома, Рязань, Нижегородск, Ярославск өлкәләренең мөселманнары белән очрашты.
Мәчет үзе узган елда ук төзелеп беткән иде, бу юлы мөселманнар мәдәният үзәген ачарга булдылар. Аның бинасы мәчеткә янәшә тора. Монда Коръәнгә һәм гарәп теленә өйрәнәчәкләр.