Күптән түгел Сүрия җитәкчелеге милли уку йортларында укытучыларга никабта дәрес үткәрүне рөхсәт итте. Моннан алдан бу тыелган иде. Сүриянең яңалыклар агентлыгы, никаб киеп йөрүче укытучыларга кире кайтып эшләрен дәвам итәргә мөмкин, дип белдерде.
Моннан тыш, илдә бердәнбер комарлы уен клубын ябып куйдылар. «Reuters» хәбәрчесе фикеренчә, илдә булган чуалышлар җирлегендә, бу чаралар ярдәмендә ил җитәкчеләре халыкның үзләренә карата уңайлы караш яулауларын телиләр, дип хәбәр итә islamnews.ru агентлыгы.