Япониядә яңадан җир тетрәве булып узды. Бу юлы ул 7,1 магнитудалы булган. Аның артыннан көчле давыл (цунами) булачагы хәбәр ителде, тик соңрак бу хәбәрне кире кактылар.
23.32 сәгатьтә башланган җир тетрәүнең үзәге 49 километр тирәнлегендә булган.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: җирнең хәрәкәтләнүе Токиода да сизелгән, дип хәбәр итә trtrussian.net