Свердлау өлкәсенең Карасноуфимск районындагы мәчетне, ниһаять, төзеп бетерәчәкләр

Свердлау өлкәсенең Карасноуфимск районының Рахмангулово авылында мәчет төзү эше кызу бара. Район мөхтәсибе Рафаил Сафин сүзләренчә, бу мәчет инде 14 ел буе төзелә.

БӘЙЛЕ
2011 Апр 08

Свердлау өлкәсенең Карасноуфимск районының Рахмангулово авылында мәчет төзү эше кызу бара. Район мөхтәсибе Рафаил Сафин сүзләренчә, бу мәчет инде 14 ел буе төзелә. 2010 елның сентябрендә бу бинаның диварлары гына тора иде.

1996 елда гарәп спонсорлары, халык һәм район эшмәкәрләре ярдәме белән 400 мең сум җыелган иде, әмма бу ярдәм диварларны күтәрергә генә җитте.

«Кайбер вакытта эшләр туктатылып торды, ләкин былтыр бу эшкә булдыклы кешеләр алынды. Алар Урал федераль округында вахта юлы белән эшләүчеләрне ярдәмгә чакырдылар, нәтиҗәдә, тәрәзләр куелды һәм түбә ябылды. Җәйгә мөселманнар намаз укыр өчен бер бүлмәне җиһазларга ниятлиләр»,- дип өстәде Рафаил Сафин.

Билгеләп үтик, әлегә авыл мөселманнары вакытлыча арендага алынган торак йортта җыелалар, дип хәбәр итә trtrussian.net


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе