Самара өлкәсенең Тарихи мәчетендә ислам кануннарын өйрәнү буенча курслар үткәрелә. Аларны теләгән һәр кеше үтә ала.
Хатын-кызлар ир-атлардан аерым укытыла. Лекцияләр түбәндәге темаларга барачак: фикһ, гарәп телен өйрәнү, Коръән тәфсире, хатын-кыз һәм балалар өчен ислам нигезләре. Фәннәрне Самара өлкәсенең дин әһелләре һәм мәчетнең имамнары укытачак.
Өйрәнүчеләргә уңайлырак булсын өчен дәресләр кичке вакытта узачак. Бу эш кешесенә дә белем тупларга мөмкинчелек бирә.