Альбина Гуцалюк матур һәм җайлы киемнәр тегү белән 1992 елдан бирле шөгыльләнә. Аның SUSAN&ALBINA&MADINA® дигән сәүдә маркасы 2009 елда теркәлде һәм кыска вакыт аралыгында Украина базарында танылу алырга өлгерде.
2010 елда Албинаның эшләре Ауропаның сәүдә үзәгендә — Les Quatre Temps, Парижда сатыла башлады.
Бүгенге көндә SUSAN&ALBINA&MADINA® сәүдә маркасы астында мөселманнарның милли киемнәре, туй һәм кичке күлмәкләр, милли татар сувенирлары, түбәтәйләр, калфаклар, чапаннар һәм башка киемнәр чыгарыла.