Төркиянең югары уку йортларына имтиханнар бирү өчен документлар кабул ителә башлады

Казанда Төркия Республикасының югары уку йортларына керү имтиханнарына гаризалар кабул ителә башлады. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр

БӘЙЛЕ
2011 Апр 07

Казанда Төркия Республикасының югары уку йортларына керү имтиханнарына гаризалар кабул ителә башлады. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, имтиханда тулы урта белемле (яки чыгарылыш сыйныфта укый торган), 25 яшьтән олырак булмаган һәр кеше катнаша ала.

Имтихан тест формасында үткәрелә.Төрек телен белмәгән абитуриентлар 1 еллык әзерлек курсларына җибәреләчәк.

Уку йортына кабул ителгән студентларга тулай торакларда урын биреләчәк һәм алар Төркия Республикасының дәүләт стипендиясе белән тәэмин ителәчәк.

Имтиханда катнашыр өчен гаризалар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 22 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. Махсус анкетаны Төркия Республикасының Генераль консуллыгында 8 апрельга кадәр тутырырга кирәк булачак.Ул М.Горький урамы, 23/27 йорт адресы буенча урнашкан. Өстәмә мәгълүмат 299-53-10; 299-53-11.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе