Үткән атнаның якшәмбесендә Арча үзәк мәчетендә зур бәйрәм — балалар өчен, ә аларның барысы да мәчетләр каршында эшләп килүче мәдрәсә шәкертләре, «Ислам — тынычлык дине» дип аталучы интеллектуаль-спорт бәйгесе үткәрелде.
Бәйгене мөхтәсиб Раил хәзрәт Гыйлаҗев ачып җибәрде. Үзәк мәчетнең икенче имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Коръән аятьләре укыганнан соң, Раил хәзрәт илләребезгә, җирләребезгә тынычлык, иминлек, хәерле бәрәкәт теләп дога кылды. «Саф, чиста динебезгә бүген төрле яла ягып, пычрак атмакчы булалар, — дип сөйләде ул, — «Ислам — тынычлык дине» дип аталучы әлеге бәйге шул ялган сүзләргә җавап булып яңгырасын. Әлхәмдүлиллә, бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта, димәк, эшләребезне дәвам итүчеләр дә арта дигән сүз. Мәдрәсәләрдә алган гыйлемнәрегез дәвамлы булсын, — дип теләде ул шәкертләргә. Мөгаллим-мөгаллимәләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде Раил хәзрәт: «Ел буе зур көч куясыз, моның өчен хезмәт хакы да, бүләк тә өмет итмичә Аллаһ ризалыгы өчен эшлисез. Аллаһ Тәгалә бу эшләрегезнең әҗер-савапларын бирсә иде. Ә без, жюри әгъзалары, гаделлек белән хөкем итәргә тырышырбыз», — диде ул һәм һәр командага да җиңү теләде.
Әйе, мондый бәйгеләр беренче тапкыр гына үтми, ел саен оештырыла ул. Быел исә мөхтәсибәтнең мөгаллимнәр советы һәм дин кардәшләр бергә киңәшләшеп, бәйгене икенче төрлерәк юнәлештә үткәрергә булганнар. Быел, елдагыча Коръән уку, азан әйтү ярышлары белән беррәттән, интеллектуаль, спорт ярышлары да булды.
Шәкертләр 6 командага бүленде. Алып баручылар Рая абыстай белән Рәмис хәзрәт бәйгене ачык дип игълан итте. Ярышлар башланып китте. Шәкертләр азан әйтүдә, Коръән укуда ярышты, гакыйда, шәригать, сира, әхлак өлкәсендәге гыйлемнәрен тикшерү максатында әзерләнгән сорауларга җавап биреп, Ислам дине буенча кроссворд чишүдә дә көч сынашты. Әмма динебез Ислам мөселманнарны дини гыйлемдә генә түгел, дөньяви гыйлемдә дә көчле булырга, күп һөнәрләр үзләштерергә чакыра. Бәйгенең бер ярышы «Геометрик башваткыч» дип аталды, бу бәйгедә укучыларга шактый гына баш ватарга да туры килде әле. «Минем хоббием» бәйгесендә исә соклануыбыз чиктән ашты: араларында нинди генә һөнәр белүчеләре юк балаларның. Хаҗдан алып кайтылган хөрмәнең орлыгыннан үскән гөл дә, мәчет рәсемнәре дә жюри әгъзаларын таң калдырды. Балаларыбызның кулы эш белә: тактага яндырып уеп Коръән аятьләре дә язалар, тозлы камырдан да ниләр генә эшләмәгәннәр: чәчәкләр дә, мәчетләр дә... Кызларыбыз бәйлиләр дә, чигәләр дә, камыр ашларын да татар хатын-кызларына хас осталык белән пешерәләр икән, кызлар гына түгел, хәтта егетләр дә шигырьләр язалар, мөнәҗәтләр җырлыйлар. Оештыручылар бар нәрсәне вагына-төягенә кадәр уйлаганнар, ярышта катнашучылар әзерләнгән вакытта аларны карарга, җанатарга дип килгән иптәшләре, сыйныфташлары белән дә уеннар оештырдылар. Сорауларга төгәл җавап бирүче бүләккә лаек булды. Рая абыстай аның белән генә канәгать калмады. Сорауга төгәл җавап ишетсә дә, балаларның күңелләрендә, хәтерләрендә тагын да ныграк сеңдереп калдыру максатыннан янәдән төгәлрәк итеп аңлата да барды әле. Бәйгеләр дә динебез тарихыннан аерым-аерым сәхифәләр, дини эчтәлектәге шигырьләр белән үрелеп барды. Аннан соң командалар «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе залында спорт ярышларында да көч сынашты.
Әйе, мин балаларыбызга, үсеп килүче буынга сокланып утырдым. Бүген өлкәннәребез авызыннан яшьләребезнең, балаларыбызның тәрбиясезлеге, тәртипсезлеге, каты бәгырьлелеге турында еш ишетергә туры килә. Димәк, әле сезнең күңел биреп, күзләрегездән яшьләр китерерлек итеп Коръән аятьләрен, сүрәләрен укучы егет-кызларыбызны, азан әйтүче егетләребезне күргәнегез, ишеткәнегез булмаган. Яңа Кенәрдә яшәүче, 7 сыйныфта белем алучы Ислам Сабиров Коръән укыган вакытта күңелләр дә, күзләр дә мөлдерәмә тулган иде. Яңа Кенәрдә яшәүче, дин сабагына йөреп гыйлем алучы балаларны җыеп алып килгән, үзе дә мөгаллимә Кәүсәрия абыстай Хәсбиуллина белән сөйләшәбез. «Гаиләләре белән намазда Сабировлар, — дип сөйли ул да сокланып. — Мәчеттә абыйсы, энесе белән бергә Коръән укыган вакытта ирексездән үксеп елаган көннәрем була. Аллаһ Тәгалә тәүфыйктан аермасын, хәерле бәрәкәт бирсен аларга», — дип тели Кәүсәрия абыстай.
Бәйге тәмам. Күңелдә искиткеч матур тәэсирләр. Балалар да канәгать калды: никадәр дуслар тапты, белемнәрен сынады, рәхәт-ләнеп аралашты, вакытлары да бушка үтмәде, ә иң күңеллесе — катнашучыларның берсе дә бүләксез кайтып китмәде. Әнә шундый күңелле чара өчен оештыручыларга, иганәчеләргә, алып баручыларга, мөгаллим-мөгаллимәләргә Раббыбыз Аллаһ Тәгаләнең чиксез рәхмәте булсын!
Арча хәбәрләре Р.Гарифуллина.