Бөекбритания автобуслары исламофобиягә каршы көрәшә

(Казан, "Татар -ислам", Рузилә Гәрәева). Мөселманнар «лояльлек, тынычлык һәм азатлык өчен» дигән язмалар Лондон һәм Глазго шәһәр автобусларында барлыкка килде.

БӘЙЛЕ
2011 Апр 06
(Казан, "Татар -ислам", Рузилә Гәрәева). Мөселманнар «лояльлек, тынычлык һәм азатлык өчен» дигән язмалар Лондон һәм Глазго шәһәр автобусларында барлыкка килде. Бөекбританиядә узачак киң масштаблы исламофобиягә каршы тору кампаниясе планнары белән Би-би-си каналы уртаклаша.

Илнең төрле шәһәр автобусларында бизәкле Мөселманнар «лояльлек, тынычлык һәм азатлык өчен» дигән язмалар барлыкка килде. Кампаниянең максаты — британиялеләр арасында киң таралган ислам дине хакындагы тискәре стереотипларны юк итү. «Ахмадийя» Мөселманнар ширкәте вәкилләре шулай итеп Британия халкына ислам турында дөрес мәгълүмат биреп, кызганычка каршы, әлегә киң таралган ялгыш фикерне җуярга ниятли.

Кайбер ислам оешмалары бу кампаниягә критик караш белән караса да, 26 марттан бирле бу слоган Лондонның һәм Глазгоның 100 дән артык автобусын бизәп тора. Бу кампания дүрт атнадан алып сигез атнага тиклем дәвам итәчәк, аннары инде Лестер, Бирмингем, Лидс, Бредфорд шәһәрләренә күчәчәк.

Шул акция белән беррәттән волонтерлар ислам диненең асылын аңлаткан листовкалар таратачак. «Билгеле, бер слоган гына җитәрлек түгел, — дип инкарь итә ассоциация рәисе Насир Дин. — Ләкин бу чара зур эшнең башлангычы булып тора. Хәзерге вакытта бу бик тә урынлы һәм кирәк эш дип саныйм мин аны. Шунлыктан да аны нәкъ менә мөселман оешмалары башларга тиеш тә инде, чөнки алар барысыннан да артык җәфа чигә".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе