Гарәплеләр безнең ил җитештергән хәләл тавык итен кулланачак

(Казан, "Татар ислам", Рузилә Гәрәева). Россиядәге тавык ите эшләп чыгаручы «Оптифуд» төркеме 2011 елның азагына тиклем үзенең продукциясен Мисыр һәм Берләшкән

БӘЙЛЕ
2011 Апр 06

(Казан, "Татар ислам", Рузилә Гәрәева). Россиядәге тавык ите эшләп чыгаручы «Оптифуд» төркеме 2011 елның азагына тиклем үзенең продукциясен Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) базарына чыгарырга ниятли.

Гарәп базарының үзенә генә хас булган нечкәлекләре белән компания җитәкчеләре март аенда Әмирлекләрдә булып узган GulfFood дип аталган азык-төлек күргәзмәсендә танышып кайтканнар.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу илдә АКШтан кертелгән ит бөтенләй юк дисәң дә була, чөнки җирле халык бу илне бик яратып бетерми, ә менә Бразилия ит җитештерү компанияләренең продукцияләре халыкны тәэмин итеп тора булса кирәк. Гарәпләргә мондый бәйләнеш бик үк килешеп тә бетми ахрысы, шунлыктан алар төрле тәэмин итеп торучы компанияләрне эзли.

Чит ил базарларына чыгу ниятеннән «Оптифуд» компаниясе яңа бренд теркәргә җыена, әлегә халыкара регистрациясе булмаганлыктан, аның исеме сер булып саклана.

Җәй урталарында «Оптифуд»ка кунакка Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дистрибьютерлар киләчәк. Алар компания җитештергән ризыклар хәләл стандартларына туры киләме, юкмы, шуны тикшерәчәк.

Гарәп базары таләпләренә компания вәкилләре алдан ук хәзерләнеп куйды. 2010 елда компания «Наджма» дип аталган хәләл брендын теркәде.Бу хәләл азыкка Россиядә дә ихтыяҗ зур булды, шул исәптән чыгып, алар хәләл ит җитештерүне барлык күләм белән чагыштырганда 17 % арттырмакчы булалар.

Кунаклар килүе белән бәйле булган мәшәкатьләр, әгәр дә «Оптифуд» ширкәте гарәп базарына чыга ала икән, кире кайтарылачак. Гарәпләр гореф-гадәтләр буенча тавык итен күп ашый, ә үзләре кош асрау белән шөгыльләнми. БГӘ кешесе елына 64, 8 килограмм тавык ите ашый икән, ә Россия кешесе нибары 25 килограмм гына дип яза "Коммерсант".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе