2011 Апр 06
9 апрельдә, сәгать 14.00дә Чиләбе шәһәренең Ш.Бабич исемендәге татар-башкорт китапханәсендә «Башлангыч чорга кире кайтып» темасына багышланган күргәзмә-семинар узачак. Күргәзмәдә сирәк очрый торган борынгы китаплар урын алачак, шулай ук гарәп графикасында булганнары да. Китапханә хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, бу күргәзмәдә бөек татар эшлеклеләре, элеккеге мәгърифәтчеләр, революциягә кадәр булган мәгариф системасы, Көньяк Урал төбәгендәге мөселманнарның белем алулары турында мәгълүмат туплап була, дип хәбәр итә
www.islam.ru