Казан авиация сәнәгате оешмасында махсус Россия Президенты өчен төзелгән Ту-214 очкычы бу көннәрдә төзекләндерү өчен Татарстан башкаласына кайтарылды. Хәзерге вакытта очкыч техник белгечләр белән беррәттән прокуратура тикшерүен дә уза дип яза "Азатлык Радиосы".
Президент Медведев Иминлек Шурасы җыелышының соңгысында Русиядәге авиасәнәгать тармагын көчле тәнкыйть утына тоткан иде.
«Кызганыч, илдә җитештерелгән хәтта өр-яңа очкычларның сыйфаты да канәгатьләнерлек түгел. Моңа шәхсән үземә шаһит булырга туры килде. Акча сорарга гына түгел, юньле-башлы очкычлар чыгарырга кирәк» дип, үз шелтәсен белдергән иде ул.
Президентның илдә төзелгән очкычларга карата моның кадәр бәрелеп кагылуының сәбәпләре нидән гыйбарәт соң? Бу очкычларның сыйфаты чыннан да бик начармы, әллә инде мондый чыгыш ясауның башка сәбәпләре дә бармы? Мәскәү чыганаклары бу вакыйганы төрлечә аңлата.
Әмма ни генә булмасын, Казанда җыелган Ту-214 очкычының «туган ягына» кайтарылуы факт булып кала бирә.
Чит ил очкычларына көндәшлек итә алырмы?
Белгечләр очкычка көчле тавыш керүе һәм аның калтыравы белән беррәттән, хезмәт күрсәтүче персоналны чакыру төймәсенең дә эшләмәве һәм көпчәкләрендә дә проблем булуын әйтә.
Медведевнең бу проблемнарның соңгысына, узган елның октябрендә Чаллы һәм Әстерхан шәһәрләренә барганда шаһит булуы белдерелә.
Казан авиация сәнәгате оешмасы генераль директоры Васил Каюмов исә, Мәскәү кремле чыганаклары белдергән мәгълүматны кире кага. Аның сүзләренчә, проблем очкыч көпчәкләрендә түгел.
Мәгълүмати-күңел ачу системасының кайбер урыннарында гына җитешсезлек килеп чыккан. Хәзерге вакытта бу җитешсезлекләр төзәтелә һәм шулай ук башка кимчелекләр дә булмасын өчен белгечләр очкычны яңабаштан карап чыга, ди ул.
Медведев Иминлек шурасында, безнең авиасәнәгать, сыйфат һәм бәя ягыннан чит ил ширкәтләре белән ярыша алырлык көчтә булырга тиеш, диде.
Моның өчен 2020 елга кадәр авиация мәсьәләләрен чишү өчен федераль үзәктән 5 триллион сум акча бүленәчәк. Медведев, һәрбер сум тиененә кадәр дөрес сарыф ителергә һәм Русия авиаширкәтләренә Русиядә төзелгән очкычларны сатып алу отышлы булырга тиеш, дип тә искәрткән иде.
Шелтәнең башка сәбәпләре бармы?
Белгечләр фикеренчә, Казанда төзелгән очкычларга карата Медведевның ризасызлыгы тикмәгә генә түгел. Аннан алда, узган ел Казанга килгәч, хәзерге Берләшкән Авиатөзелеш Корпорациасе җитәкчесе Михаил Погосян, начар җыю заводы булуга караганда, агрегатларны өзлексез тәэмин итүче завод булуы яхшырак дип әйткән иде.
Ягъни Погосян фикеренчә, Казан очкыч заводы очкычлар эшләп чыгаруны туктатырга тиеш. Әгәр түрәләр бу турыда карарлаштырганнар икән, Казан очкычларындагы вак-төяк «җитешсезлекләр» завод язмышы өчен бер борылыш ноктасы булырга бик мөмкин, дип белдерә белгечләр.
Русия президенты өчен махсус җыелган Ту-214 очкычындагы җитешсезлекләрнең сәбәбен хәзерге вакытта Татарстан прокуратурасы тикшерә.
Казан очкычы майда яңадан президент отрядына җибәреләчәк. Әмма аңа кадәр ил җитәкчесе өчен чит ил очкычлары алуга боерык бирелгән. Президент авиапаркында Казанда төзелгән дүрт очкыч исәпләнә. Хәзер инде аларга кыска ераклыкка оча торган Falcon-900 һәм уртача ераклыкка оча торган Airbus-319 очкычлары да өстәләчәк.
Русия авиасәнәгатен үстерүгә өндәү ясалса да, шушы ике чит ил очкычлары өчен генә дә җиде миллиард сумга якын акча сарыф ителәчәк.