Ингушетиядә үзәк мәчет төзеләчәк.
Республика башлыгы Юныс-бәк Евкуров Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев белән очрашканда: «Без республикабызда моңарчы булмаган мөселманнар өчен үзәк мәчет төзелешен башлап җибәрәбез. Быел исә православие чиркәвен төзеп бетерәбез», — дип игълан итте.
Ю.Евкуров сүзләренчә, бу объектлар халыкның берләшүенә зур йогынты ясый, бигрәк тә яшь буын өчен. Бу корылмалар халык ярдәме белән һәм бюджеттан тыш булган башка чаралар ярдәмендә төзелә, дип хәбәр итә «Интерфакс».