ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Согуд Гарәбстаны Корольлегенең мәдәни

«Согуд Гарәбстаны ислам дәүләтләре белән генә түгел, бөтен дөнья — башка илләр, төрле диннәр вәкилләре белән дә элемтәдә торырга тырыша», —

БӘЙЛЕ
2011 Апр 06

«Согуд Гарәбстаны ислам дәүләтләре белән генә түгел, бөтен дөнья — башка илләр, төрле диннәр вәкилләре белән дә элемтәдә торырга тырыша», — диде Согуд Гарәбстаны Корольлегенең мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Габдел Газиз ибн Салех ибн Саләмә

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Согуд Гарәбстаны Корольлегенең мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Габдел Газиз ибн Салех ибн Саләмә һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле Илчесе Хәсән Гали Җәгъфәр белән очрашты.

Согуд Гарәбстаны Корольлеге делегациясе Татарстанга якшәмбе көнне килде. Алар Россия Ислам университетында Согуд Гарәбстаны Короле Габдалла ибн Габдел Газиз Әл-Сауда исемен йөртәчәк Ислам китапханәсен ачуда катнашты.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, кунакларны сәламләп, сүзне кичә Согуд Гарәбстаны Корольлеге тарафыннан Россия Ислам университетына бүләк ителгән Ислам китапханәсен ачу турында сөйләшүдән башлап җибәрде. «Сезнең Татарстанга килүегезне һәм бу мөһим адымыгызны массакүләм мәгълүмат чаралары республика халкына тиешле дәрәҗәдә җиткерде. Бу бүләк галимнәргә генә түгел, бөтен җәмәгатьчелеккә барып җитәрлек булсын. Безнең өчен халкыбызның бу китаплар аша ислам дине тәгълиматы белән кызыксынулары мөһим. Бүләгегез безгә ислам динен нечкәләп карарга мөмкинлек бирә», — диде спикер, республика җитәкчелеге исеменнән китапханә өчен тирән рәхмәтен белдереп. Ул алга таба да мәдәният өлкәсе аша хезмәттәшлекне үстерүгә ышаныч белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин унтугызынчы гасыр ахырында-егерменче гасыр башында Казан җәдитчелекнең, ислам яңарышының үзәгенә әйләнүен, ә инде егерменче гасырда Россиянең барлык халыклары рухи яңарыш кичерүен билгеләп үтте.

Татарстан парламенты башлыгы республикада дини белем бирүче 10 һөнәри уку йорты эшләп килүен, Россия Ислам университетының зур уку йортларыннан саналуын әйтте. «Зур эшләр башлау өчен бу аз түгел. Минемчә, нигез салынган. Безнең стратегик максатыбыз — җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерергә сәләтле мөселман зыялыларының яңа буынын тәрбияләү. Татарстан дәүләт, ислам оешмалары дәрәҗәсендә, моңа хәлдән килгәнчә өлеш кертә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ислам конференциясе оешмасы белән элемтәләрне ныгытуны билгеләп үтеп.

Согуд Гарәбстаны Корольлегенең мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Габдел Газиз ибн Салех ибн Саләмә, үз чиратында, кунакчыл Татарстан җирендә җылы кабул иткәннәре өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Казанда булган очрашулардан һәм Ислам китапханәсен ачканнан соң, Татарстанда мәгариф, мәдәният һәм ислам динен үстерүгә җитди игътибар бирелгәнлеген күрүен хәбәр итте.

«Согуд Гарәбстаны ислам дәүләтләре белән генә түгел, бөтен дөнья — башка илләр, төрле диннәр вәкилләре белән дә элемтәдә торырга тырыша. Безнең өчен дөньяда аңлашып яшәү, бер-береңне хөрмәт итү, ярату булуы мөһим», — диде Габдел Газиз ибн Салех ибн Саләмә. Аның сүзләренә караганда, алар Россия, аның төбәкләре, аерым алганда, Татарстан белән элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Министр урынбасары алга таба хезмәттәшлекнең шулай ук уңышлы булачагына ышаныч белдерде. РИУга бүләк ителгән китапларның педагоглар һәм студентлар, киң җәмәгатьчелек өчен белем чишмәсе булсын иде дигән теләк белдерде, дип хәбәр итә tatar-inform.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе