Мөселманнарга нинди мөфти кирәк?

Ислам динен сәясәтләштерү тамыр җәя бара. Кайбер белгечләр моны Россиядәге мөфтиләрнең күп булуы белән бәйли. Хәтта гарәп дөньясын да Россиядәге

БӘЙЛЕ
2011 Апр 05

Ислам динен сәясәтләштерү тамыр җәя бара. Кайбер белгечләр моны Россиядәге мөфтиләрнең күп булуы белән бәйли. Хәтта гарәп дөньясын да Россиядәге мөфтиләрнең күплеге гаҗәпләндерә. Коръәнне тәрҗемә иткән Валерия Порохова бөтен гарәп илләрен йөреп чыгуын, әмма анда мөфтиләрнең бармак белән генә санарлык булуын әйтә дип яза «Азатлык Радиосы».

Әлбәттә, Россиядә дә бер караганда төп өч мөфтият кенә бар төсле. Бу Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин, мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыевка караганнар. Әмма шул ук вакытта Россия төбәкләренә барып чыккач, андагы мөфтиләрдән башлар әйләнеп китә. Хәтта кайсы Гайнетдинга, кайсы Таҗетдинга, хәзер инде тагын яңа төзелгән Бөтенрусия мөфтияте җитәкчесе Мөхәммәт Рәхимовка караганын да абайлап бетерерлек түгел.

Порохова исә Росссиядә 70 мөфти булырга тиеш түгел дип саный. «Илдә һәрвакыт бер генә мөфти — үз артыннан әйдәүче була», -ди ул. Шул ук вакытта Порохова илдә мөселманнарны үз артыннан ияртерлек җитәкче юклыгын әйтә. Һәм ул моны мөселманнарның теләге белән бәйле булмавын искәртә. Аның фикеренчә, Россиядәге тормыш шартлары мөселманнар арасында әйдәман булдыруга киртә куя.

Равил Гайнетдин: «Курчак» мөфтият исламның үсешен туктатырга тырыша

Ислам темасы белән кызыксынучы журналист, документалист Айназ Мөхәммәтҗанов моның өчен бәлкем әле вакыт җитмәгәндер дигән фикердә. Ул бу хәлне табигый күренеш буларак бәяли.

«Татарларның дингә кайтуына әле 20 еллап кына вакыт узды, шуңа дини лидерларның җитешүенә вакыт кирәктер. Ләкин яшьләр арасында фикере нык булган, үзләре артыннан ияртерлек муллаларыбыз бар. Бәлкем алар арасыннан килеп чыгар. Без моны барыбыз да бик телибез», ди ул.

Мөселманнарның күплеге күп мөфтилеккә китерә

Мөхәммәтҗанов башка чит илләрдән аермалы буларак, Россиядә мөфти фәтва бирүче рәвешендә түгеллеген әйтә. Ягъни ул күбрәк дини идарәнең җитәкчесе, административ эшләрне алып баручы буларак кабул ителә.

«Бер төбәктә берничә мөфти булу — ул бүгенге көндә мөселманнарның тотрыксызлык, бердәмсезлек күренеше.

Россиядә башкалардагы кебек мөселманнарда ничә мөфтият булырга тиешлеге турында канун юк. Чөнки бу дини таләп түгел. Күп мөфтилек — ул таркаулыкның нәтиҗәсе. Ягъни мөселманнарның таркаулыгы күп мөфтилеккә китерә. Мөфтиләрнең күп булуыннан мөселманнар таркау дип әйтү дөрес түгел. Без нинди генә мөфти булса да берләшергә әзер», -ди ул.

Әлбәттә, бүген Россия мөселманнары арасында мөфти нинди сыйфатларга ия булырга, нәрсәләр белән шөгыльләнергә, ничәү булырга тиешлеге өлкәсендә бердәм фикер юк. Россиядә бер мөфтият булдыру турында сүзләр чыккач та, һәркем моны үзенчә кабул итте.

Мөхәммәтҗанов, ясалма рәвештә барысын да бер мөфтияткә кертү шулай ук дөрес түгел, дип саный. Аның фикеренчә, моңа мөселманнар үзләре «үсеп җитәргә» тиеш. Ә моның хакимият тарафыннан эшләнүен ул мөселманнарның бер зәгыйфьлек күрсәткече булачагын әйтә.

Бүгенге көндә мөселманнарның төрле милләтле һәм мәдәниятле булуын истә тотып, Мөхәммәтҗанов, бәлкем мөфтиятне шуннан чыгып төзергә кирәктер, дип бара.

«Бәлкем киләчәктә татарларның  аерым бер Диния нәзарәте булыр. Башка милләт вәкилләренең шулай ук үзләренең бер мөфтияте оешуы ихтимал. Мин моның бернинди начарлыгын күрмим. Чөнки милли мәдәният тә дин белән бергә үсәргә тиеш. Әлбәттә инде, татарларның милли мәдәнияте белән дагыстанлыларның милли мәдәнияте үзгә. Шуңа бу дини өлкәдә дә төрлечә чагылыш алырга тиеш», -ди ул.

Мөхәммәтҗанов мөселманнар арасындагы берләшү ниндидер шәхси яки сәяси мәнфәгатьләрдән чыгып хәл ителмәсен иде дигән фикердә. Соңгы вакытта динне төрле сәяси максатларда куллану аеруча да арта башлады. Мөселманнар бүген бердәмлекне тели, әмма шул диннең сәясиләшүе сәбәпле бер фикергә килә алмый. Мисал өчен, әле күптән түгел Россия Мөфтиләр Шурасы Бөтенроссия мөселман киңәшмәсен уздырды. Ләкин анда кайбер мөфтиләр катнашмады. Шуларның берсе — Бөтенроссия мөфтиятенең идарә җитәкчесе, Пермь крае мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин үзләрен анда чакырмавын әйтте. Әмма чакырсалар, бара идегезме дигәч җавап мондый булды:

«Анда нинди мәсьәләләр каралачагын киңәшләшергә кирәк иде. Әгәр Коръәни- Кәримне ачсак, анда җыелуның максатын карарга тиешлеге әйтелә. Элеккечә хөкүмәтне сүгәргә: менә исламофобия оештыра, хөкүмәтне безне, кыса, кыерсыта дип әйтә торган сүзләргә безне дә катнаштыра торган булсалар, без ул фикерне хупламыйбыз, бәлкем анда катнашудан баш тарткан булыр идек», -ди ул.

Хуҗин соңгы вакытта Равил хәзрәт Гайнетдин хөкүмәткә, җитәкчеләргә, түрәләргә каршы килешми торган сүзләр әйтеп, мөселманнарны ямьсез кыяфәттә күрсәтте, дип саный. «Ул безгә ошап бетми. Чөнки без аны хупламыйбыз», -диде ул.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе