Казан Ислам көллиятендә мөселман яшьләре арасында гер күтәрү буенча ярышлар үткәрелде

ТҖ МДН хезмәткәрләре 2011 елның 3 апрелендә Казан Ислам көллиятендә (КИК) мөселман яшьләре арасында гер күтәрү буенча ярышлар үткәрде. Анда төрле ислам

БӘЙЛЕ
2011 Апр 05

ТҖ МДН хезмәткәрләре 2011 елның 3 апрелендә Казан Ислам көллиятендә (КИК) мөселман яшьләре арасында гер күтәрү буенча ярышлар үткәрде. Анда төрле ислам уку йортларыннан килгән 59 яшь егет катнашты. Ярышлар РИУдагы шәригать факультетының 1 курс студенты, Нуреддин Тимеровның Коръән аятләре укуы белән ачылды.  Катнашучылар герне уң кул белән генә күтәрделәр.

Беренче урынны КИКнең 1 курс студенты Шамил Гамадаев  алды. Ул герне 250 тапкыр күтәрде.

Герне 220 тапкыр күтәргән өчен КИКнең 2 курс студенты Гомәр Гамадаевка  икенче урын бирелде.

Ә инде өченче урынны герне 120 тапкыр күтәргән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте  Руслан Васильев алды.

ТҖ МДН хәбәр иткәнчә, җиңүчеләргә дипломнар, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе