2011 Апр 05
Узган атна ахырында Мәскәүнең Смоленская урамындагы 7 нче йортта «Россиядә ислам икътисады тирәлегенең формалашуы. Гамәли аспектлар» темасына багышланган ачык тыңлаулар үткәрелде. Лектор буларак танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, «Аш--Шамс Капитал» ислам инвестиция-финанс ширкәтенең башкарма директоры Гадәләт Җабиев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Россиядә ислам экономикасы тирәлегенең зур үсеш мөмкинлегенә ия булганлыгын ассызыклады, мөстәкыйльлекнең үсүенә, икътисад үсешенең иминлегенә комачаулаган проблемаларга игътибар итте. Чыганак
info-islam.ru