4 апрельдә Согуд Гарәбстаны делегациясе Татарстангага килде. Делегацияне Согуд Гарәбстанының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Али Хәсән Җәгъфәр белән мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Абдел Азиз бин Салих бин Сәлам җитәкли.
Делегация Татарстанга Ислам университеты базасында Ике мәчетнең хадиме, король Абдалла бин Абдел Азиз әл Сауд исемендәге китапханәсе ачылышында катнашу өчен килде.
ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиеваның сөйләвеннән аңлашылганча, китапханәне Казанда ачу нияте тарихы ике республика мәдәният министрлыкларының 2007 елда имзаланган килешүендә каралган булган. Ниһаять, бу изге теләк гамәлгә ашты.
Тантанада Согуд Гарәбстаны мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Адел Азиз бин Салих бин Сәлам, Согудиянең Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хәсән Али Җәгъфәр, ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мөфтие вазыйфасын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшиннар китапның бәһаләп бетергесез байлык булуы турында сөйләде. Хәзерге вакытта республикабызда 75 миллион данә китап бар икән. Хәзер менә шуңа тагын бер хәзинә — 40 мең данә китап өстәлде. Монда ислам диненә һәм гарәп теленә, әдәбиятына гына кагылышлы түгел, география, социология, политологиягә... кагылышлы күп төрле әдәбият бар. Гарәп телендәге әлеге китаплар илнең үзендә генә түгел, Мисыр, Ливан, Сүрия һәм Иорданиянең иң алдынгы нәшриятларында басылган. «Бәһасез байлык дигәннең дә бәясе бар — 500 мең долларлык хәзинә бу», — диде Рәфыйк әфәнде.
Согуд Гарәбстанының мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Абдел Азиз бин Салих бин Сәлам, үз чиратында, Татарсан ягына җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдереп, соңгы биш елда республикада өченче тапкыр булуын ассызыклады. «Ныклы элемтәләр булдыруда төп элемент булып мәдәният торуы белән тулысынча килешәм. Татарстан һәм Согуд Гарәбстаны халыклары, мәдәнияте бер-берсеннән аерылса да, аларны берләштерүче уртак нокта — ислам бар», — диде ул. Ул бүген Казанда Ислам китапханәсе ачылуны уртак эшнең мөһим нәтиҗәсе дип бәяләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты рәисе Рәзил Вәлиев: «Бүгенге вакыйга безнең өчен бик зур бәйрәм. Китап -татарлар өчен бик зур байлык. Бүгенге көндә Татарстан китапханәләрендә 75 миллион китап саклана һәм алардан 40 меңе бүген бүләк ителде. Бу халкыбызны баеткан искиткеч кыйммәтле һәм зур бүләк», — дип билгеләп үтте. Шулай ук Рәзил Вәлиев Согуд Гарәбстаны җитәкчелегенә Татарстан Республика Парламенты исеменнән дә рәхмәт белдерде.
Россия Ислам Университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да мондый китапханә Россиядә әле беренчеләрдән икәнлеген ассызыклады. Ул кунакларга РИУ укытучысы, рәссам-калиграф Рамил Насыйбуллов тарафыннан ясалган тугра бүләк итте.
Рәсми чыгышлардан соң, китапханә урнашкан бүлмә каршында мәгълүмат министры урынбасары Абдел Азиз бин Салих бин Сәлам, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева һәм РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин тантаналы рәвештә тасма кистеләр. Соңыннан кунаклар РИУ бинасын карадылар.
Ахырда мәгълүмат министры урынбасары Абдел Азиз бин Салих бин Сәлам РИУ укытучылары белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез: китапханә белән РИУ мөгаллимнәре һәм шәкертләре генә түгел, республикабызда ислам динен, гарәп телен өйрәнүче барча вуз, мәдрәсә укытучылары һәм укучылары файдалана алачак.