Чиләбе шәһәрендәге «Исмәгыйль» мәчете очрашулар әзерли. Бу очрашуларда гаилә төзергә теләгән кешеләр таныша ала, алар үзара аралашалар. «Танышулар клубы"н оештаручы -иң актив мәхәллә кешесе Әминә Долганова
Танышырга, мөселман гаиләләрен төзергә теләүчеләр иң элек анкета тутыра. Төп мәгълүматтан башка (Исем -фамилия, әтисенең исеме, туган елы һәм яшәү урыны, милләте) тормыштагы булган максаты, яхшы гаиләне ничек күзаллавы, киләчәк тормыш иптәшенә булган таләпләрне дә язып үтәргә тиеш булалар.
Алга таба турыдан-туры танышу башлана. Катнашучылар мәчет имамы җитәкчелегендә төрле мәсьәләләргә багышлап әңгәмә кора. Әгәр бу очрашудан соң парлар бер-берсенә охшасалар, алга таба алар шаһит катнашуында кабат очраша ала.
Бу клубка 18дән алып 70 яшькә чаклы кешеләр мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. www.islam.ru хәбәр иткәнчә, монда төрле яшьтәге, төрле социаль катламнан булган, төрле милләт әһелләре килә һәм аларны гаилә бәхетен табу теләге берләштерә.