Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Ислам китапханәсенең РИУга бирелүе Татарстан җитәкчелегенең вузга бул

Бүген Россия Ислам университетында безнең илдәге иң зур Ислам китапханәсе ачылды. Ул Согуд Гарәбстаны Короле Габдалла ибн Габдел Газиз Әл-Сауда исемен йөртәчәк. Согуд Гарәбстаны

БӘЙЛЕ
2011 Апр 04

Бүген Россия Ислам университетында безнең илдәге иң зур Ислам китапханәсе ачылды. Ул Согуд Гарәбстаны Короле Габдалла ибн Габдел Газиз Әл-Сауда исемен йөртәчәк.

125,26 KbСогуд Гарәбстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы бөтен дөнья буйлап мондый китапханәләрне ачу белән шөгыльләнә. Россиядә әле мондый китапханә беренче тапкыр ачылды. Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгының рәсми делегациясе 2007 елда Татарстанга рәсми визит белән килә, китапханә, шул чакта Татарстан белән ике арада төзелгән беркетмә нигезендә, республикага бүләк итеп бирелде.

Ачылышка Согуд Гарәбстаны Корольлегенең мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Габдел Газиз ибн Салех ибн Сәлам һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле Илчесе Хәсән Гали Җәгъфәр килде. Татарстан ягыннан ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры — ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизов һәм башкалар катнашты.

Китапханә фондында 22 мең исемдәге 40 мең китап бар. Болар — тел белеме, теге яки бу ил турында сөйләүче, география, социология, политология, икътисад, информатика, философия, логика һәм психология буенча китаплар, сүзлекләр; әхлак, мәдәният, ислам сәнгате, гореф-гадәтләр, дин гыйлеме, Коръән фәннәре һәм Коръән аңлатмалары (тәфсир), хәдис һәм хәдис белеме, Пәйгамбәребезнең тормышы (сира), күренекле ислам галимнәре һәм эшлеклеләре тормышы, тарихына кагылышлы әдәбият; бәләкәй мөселманнар өчен әдәбият. Шунысы үзенчәлекле: мондагы китаплар бөтен тормыш даирәсен яктырта.

Гарәп телендәге бөтен әдәбият Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Ливан, Сүрия, Иорданиянең әйдәп баручы нәшриятларында басылып чыккан һәм ислам фәннәренең бөтен традицион юнәлешләрен колачлый.

РИУ бинасында китапханә өчен махсус блок булдырылган. Анда китаплар саклау өчен аерым урыннар, уку залы бар. Әлеге китапханәдән РИУ укытучылары һәм студентлары гына түгел, гарәп дөньясы белән кызыксынучы барлык галимнәр, теологлар һәм башка вузлар студентлары да файдалана алачак.

Зилә Вәлиева, тантанада катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләп, бүгенге вакыйганың бөтен җәмәгатьчелек өчен зур вакыйга булуын билгеләп үтте. Россия ислам университетының бу вакыйгага лаеклы итеп әзерләнгәнлеген, бу уку йортының Ислам дөньясы федерациясенә керүен әйтте. Зилә Вәлиева китапларның кыйммәте, аларны укыгач, кешенең халәте үзгәрү, югары хисләр туу белән бәйле дип белдерде. РИУда ачылган китапханәгә дә шундый миссия йөкләнде. Ул шулай ук бу фактның Ислам үсеше турында сөйләвен билгеләп үтте. Бәяләп бетергесез бүләк һәм китапханә ачуда зур өлеш керткән өчен, Согуд Гарәбстаны Корольлеге җитәкчеләренә, аның халкына рәхмәт белдерде. «Мондый хезмәттәшлек — иң ышанычлы хезмәттәшлек ул», — дип белдерде З.Вәлиева.

Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Габдел Газиз ибн Салех ибн Салама сүзләренә караганда, ике арадагы хезмәттәшлек җимешләренең китапханәдә чагылыш табуы бик шатландыра. «Корольлек хәйрия эшен бик хуплый», — дип, ул алга таба да бу хезмәттәшлекнең дәвам итүен теләде. Татарстанның РФдәге үсеш кичерүче республика булуын ассызыклап үтте.

Аның белән Казанга килгән Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле илчесе Хәсән Гали Җәгъфәр сүзләренчә, алар Ислам китапханәсе ачылудан шатлыклы хисләр генә кичерә. Ул мондагы китапларның гарәп дөньясы белән кызыксынучыларга файда китерүен теләде, РФ һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. «Мәдәният барлык халыкларны һәм аларның мәдәниятларны бәйли. Король, моны аңлап, мәдәният өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Шушы багланышлар өчен, сезгә рәхмәт белдерәсем килә ", — диде ул. Тулы вәкаләтле илче китапханә ачылуның Татарстан белән ике арадагы проектларның беренчесе генә булуын, алга таба башка проектларның да гамәлгә кертеләчәген билгеләп үтте.

ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: «Шундый изге гамәлегез өчен, сезгә парламент исеменнән рәхмәт белдерәм», — диде. Республикада булган китап фондына Ислам китапханәсенең өстәлүен «нур өстенә нур» дип билгеләп үтте.

Илдус хәзрәт Фәизов исә: «Гыйлемне тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен җибәрелгән китапханә мөселманнарны бик сөендерә», — диде.

Рәфыйк Мөхәммәтшин, тантанага йомгак ясап, әле китапларның барысын да өйрәнеп чыга алмаганлыкларын, бу эш белән алга таба шөгыльләнәчәкләрен билгеләп үтте. Ислам китапханәсенең РИУга бирелүен ул Татарстан җитәкчелегенең вузга булган мөнәсәбәтен күрсәтә, дип белдерде. Әлеге китапханә ярдәмендә белемнәрнең тиешле дәрәҗәдә булачагына өмет баглады.

Тантанада Согуд Гарәбстаны Корольлегеннән килгән кунакларга — бүләкләр, Король исеменә атап тугра тапшырылды. РИУ да бүләксез калмады. Аннан соң кунаклар китапханәгә юл алды дип яза "Татар -информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе